Мәдәни җомга

Татарстанда коронавирус белән иң күп авыручы районнарны атадылар

Татарстанда COVID - 19 белән иң күп чирләүчеләр саны буенча лидер булган районнар исемлеге билгеле булды. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Республиканың баш санитар табибы сентябрьдә коронавирус инфекциясе йоктыру очракларының әллә ни югары булмавын билгеләп үтте. Әмма Татарстанның өч районында, Апас, Буа һәм Питрәч районнарында, авыручылар саны артуы теркәлгән. Шул ук вакытта Татарстан башкаласы Казан коронавирус авыруларын ачыклау буенча лидер булып кала, дип ассызыклады ул.

Патяшина сүзләренчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны атналык үсеш темпы 0,3% тәшкил иткән. Әгәр дә августта бу авыруның 899 очрагы ачыкланса, сентябрьдә 178 гә кимрәк - 721, дип нәтиҗә ясады ведомство башлыгы. 
Шуны билгеләп китик, COVID буенча авырып китү очракларының артуы соңгы атнада гына күзәтелә. 

 

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: