Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда информатика, инглиз теле һәм тарих буенча БДИ тапшыручылар саны артты

Дәүләт йомгаклау аттестациясен 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 17 мең 420 чыгарылыш укучысы һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 37 мең 260 укучы узачак.

Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп чоры башланды. Йомгаклау имтиханнарын 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 17 мең 420 һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 37 мең 260 укучы тапшырырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. «Имтихан тапшыру өчен, шул исәптән йомгаклау иншасы һәм изложение язу өчен дә, академик бурычсыз чыгарылыш сыйныф укучылары кертелә», – дип искәртте ул.

Быелдан башлап Татарстанда имтихан үткәрүнең яңа схемасы эшли

Быел БДИ, төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнарын үткәрү процедуралары үзгәртелде. Татарстанда беренче тапкыр тутырылган бланкларны Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгенә тапшыру һәм алу процессы аудиторияләрдә узачак. Әйтик, имтихан материалларын күзәтүче интернет аша алачак, аннары, чыгарылыш сыйныф укучысы биремнәрне бланкларда башкарганнан соң, ул аларны сканерлый һәм эшкәртү өчен Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгенә тапшырачак.

Мондый имтихан үткәрү схемасы Россиянең 40 төбәгендә гамәлдә, быел аңа Татарстан да кушылды. «Моның өчен 40 млн сумга якын акча бүлеп бирелде. Без сканерлар, принтерлар, кәгазь сатып алдык һәм имтихан үткәрү пунктларын кирәкле җиһазлар һәм материаллар белән тәэмин иттек. Барлык техниканы вакытыннан алда үткәрелә торган этап башланганчы ук аудиториягә алып кайтып урнаштырдылар. Имтиханнарны апробацияләү пунктларны сыйфатлы итеп әзерләү, җиһазлар белән эшләргә өйрәнү һәм психологик киртәләрне узу өчен ай саен уза», – дип аңлатты ТР мәгариф һәм фән министры.

Йомгаклау аттестациясе процедурасыннан тыш имтихан үткәрү вакыты да үзгәрде. Әйтик, җәмгыять белеме һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханнарын 180 минут (235 минут урынына) язачаклар. Чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханнарының язма өлешен башкаруга өстәмә 10 минут бүлеп бирелде, хәзер имтихан 190 минут дәвам итәчәк, ә телдән өлешне башкару вакытын 2 минутка арттырдылар, ягъни чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханны 17 минут эчендә тапшырырга тиеш булачак.

Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыру чорында беренче тапкыр 9 кеше 100 балл җыйган

11 нче сыйныфларда йомгаклау имтиханын вакытыннан алда тапшыру 21 нче марттан 15 нче апрельгә кадәр узды. Аның нәтиҗәләре билгеле инде – вакытыннан алда тапшырган чорда беренче тапкыр 9 кеше имтихан өчен 100 балл җыйган. «Бу ел нәтиҗәләренең үзенчәлеге – уртача баллның түбән булуы, кайбер имтиханнар буенча минималь чикне узмаган кешеләрнең өлеше зур. Бердәм дәүләт имтиханнарын узган елларда тәмамлаучылар бер елдан соң тапшыра алачак», – диде И.Һадиуллин.

Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 26 нчы майдан 2 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче көнне, 26 нчы майда, чыгарылыш сыйныф укучылары география, әдәбият һәм химия буенча имтихан тапшырачаклар. Рус теле буенча мәҗбүри имтихан – 30 нчы һәм 31 нче май көннәрендә, база дәрәҗәсендәге математика буенча 3 нче июньдә узачак.

Төп чорда җитди сәбәпләр аркасында БДИ тапшыра алмаучылар өчен 5-20 нче сентябрьдә өстәмә көннәр билгеләнгән. Гомуми җәдвәл бердәм дәүләт имтиханының рәсми мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Быел информатика, инглиз теле һәм тарих буенча БДИ тапшыручылар саны арткан. «2019 ел белән чагыштырганда, 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар саны кимүгә бәйле рәвештә, күпчелек фәннәр буенча имтихан тапшыручылар азайды. Гадәттәгечә, иң күп БДИ бирүчеләр – 6204 кеше –җәмгыять белемен сайлаган , иң азы (15 кеше) – француз телен», – дип сөйләде ТР мәгариф һәм фән министры.

Нәтиҗәләр имтихан тапшырып 2 атна узгач игълан ителәчәк. Аларны БДИ нәтиҗәләрен тикшерү сервисында, ә быелдан ТР Дәүләт хезмәтләре порталында да белергә мөмкин.

1371 чыгарылыш сыйныф укучысы туган телләр буенча төп дәүләт имтиханы язган

9 нчы сыйныфлардагы төп дәүләт имтиханнарына килгәндә, вакытыннан алда яза торган чор 21 нче апрельдә башланып, бүген тәмамланачак. Сынауларның төп этабы 16 нчы майда старт алды һәм 9 нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк, шулардан 4 нче июльдән 9 нчы июльгә кадәр – резерв көннәре. Беренче имтихан көнендә, 16 нчы майда, укучылар туган телне тапшырдылар – 1371 укучы татар, чуаш, удмурт һәм мари телләре буенча имтихан бирде.

Математика буенча имтихан 23 нче һәм 24 нче майда, ә рус теленнән – 7 нче һәм 8 нче июньдә, сайлау буенча фәннәр 19 нчы майдан 22 нче июньгә кадәр булачак. «Әдәбиятны сайлаган тугызынчы сыйныф укучылары отышсыз хәлдә калды, чөнки имтихан 22 нче июньгә планлаштырылган. Алар имтихан нәтиҗәсен белә һәм аттестатларын 24 нче июнь көнне чыгарылыш кичәсендә ала алмаячак», – дип билгеләде И.Һадиуллин. Төп дәүләт имтиханнарын тапшыруның өстәмә чоры 5 нче сентябрьдән 24 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Донецк һәм Луганск халык республикасыннан килгән балалар имтиханнарны үзләренең яңа сыйныфташлары белән бергә тапшырачаклар

«Татарстан мәктәпләрендә Донецк һәм Луганск республикаларыннан 19 укучы белем ала, шуларның 12 се – 11 нче сыйныфта, 7 се – 9 нчы сыйныфта. Алар имтиханнарны яңа сыйныфташлары белән бергә, срокларны һәм процедураларны бозмыйча гына тапшырачаклар».

Йомгаклау аттестациясен үткәрү вакытында имтихан пунктлары камералар белән җиһазландырылачак. Шулай итеп, БДИ процедурасын Смотри ЕГЭ порталында күзәтергә мөмкин булачак. Моннан тыш, мәктәп хезмәткәрләре, җәмәгать күзәтүчеләре һәм йомгаклау аттестациясен оештыруда һәм үткәрүдә катнашучы студентлар уку үттеләр һәм процедураларның барлык кагыйдәләре белән танышлар.

«Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең уңышлы узуы безнең оештырылган уртак эшебезгә бәйле», – дип билгеләде И.Һадиуллин.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X