Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башлана

Конкурс 10 зонада оештырылган, ул 10 февральдән 4 мартка кадәр узачак. Рейтингта беренче 20 позициядә торган 20 укытучы конкурсның йомгаклау этабына чакырылачак.

Конкурсны уздыруның максаты - туган тел һәм әдәбият укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны арттыру.

Конкурсның зона этабында муниципаль этапта җиңүчеләр - туган тел һәм әдәбият укытучылары катнаша ала.

Катнашучылар өчен 2 конкурс сынавы каралган:

- туган (татар) теле яисә туган (татар) әдәбияты буенча дәрес;

- «Мастер-класс» (конкурсантның гамәли эшендә үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган һөнәри эшчәнлек ысулларын күрсәтүче чыгыш).

 

mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев