Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда Башкортстанга караганда 2,5 тапкыр күбрәк янгын сигнализациясе куелган

Янгын сигнализациясе ярдәмендә соңгы биш елда 116 татарстанлы, шул исәптән 49 бала исән калган.

Биш ел эчендә Татарстанда 251 мең янгын сигнализациясе куелган. Чагыштыру өчен, Башкортстанда - 100 мең чамасы. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

«Татарстанда 2016 елдан башлап 80 мең йортта 251 меңнән артык янгын сигнализациясе урнаштырылган. Чагыштыру өчен сентябрь аенда без Идел буе федераль округы буенча саннарны карадык. Бездән соң Башкортстан бара. Аларда 100 меңнән бераз артыграк куелган», — диде Рәфис Хәбибуллин.

Идарә җитәкчесе янгын вакытында кеше гомерен саклап калуда автономияле янгын сигнализациясенең иң эффектив чара булуын аңлатты. Шушы җайланма ярдәмендә соңгы биш елда 116 татарстанлының, шул исәптән 49 баланың гомере өзелмичә калган. Алар сигнализация тавышын ишетеп, вакытында янгыннан котыла алганнар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган гражданнарның йортларында 158 мең датчик урнаштыру өчен биш ел эчендә 41,5 млн сум акча да бирелгән. «Кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен дәүләт мөмкин булганны эшли, ләкин һәркем моны аңлап бетерми. Сигнализация куелып та, янгында үлүчеләр бар», — диде Рәфис Хәбибуллин, һәм берничә шундый мисал китерде.

23 декабрьдә Зәй районы Савельево авылында спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы йорт хуҗасы янгында һәлак булган. Җәй көне аның йортына авыл советы рәисе шәхсән үзе янгын сигнализациясе урнаштырган. Хуҗа кеше, өйдә тәмәке тартырга комачауламасын өчен, җайланманың батареясын алып ата торган булган. Ноябрь аенда яңа батарея куюның да файдасы тимәгән.

Икенче шундый очрак Байлар Сабасы бистәсендә 27 декабрьдә кабатланган. Бу йорт хуҗасы да хәмер яраткан. Май аенда куелган сигнализацияне кунакка кергәләгән күршеләре бер дә күрмәгән. Аны ул саткан булуы ихтимал. «Менә шундый хәлләр, дуслар. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — дип тәмамлады сүзен Рәфис Хәбибуллин. 

 

Рифат Каюмов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев