Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда алма һәм суган арзанайган, тавык йомыркасы һәм дөге кыйммәтләнгән

Татарстанстат кайсы продуктларның кыйммәтләнүе, ә кайсыларының арзанаюы хакында мәгълүматлар китерде.

29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр бер атна эчендә башлы суган һәм алманың бер килограммы 0,4 һәм 0,21 процентка арзанайган. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Кишер дә 0,04 процентка арзанайган һәм әлеге яшелчәнең бер килограммы ай башында уртача алганда 34,27 сум торган. 1 һәм 2нче сортлы бодай оныннан пешерелгән ипи һәм күмәч эшләнмәләре 0,14 процентка очсызланган. Арзанлы кара чәйнең бәясе дә 0,7 процентка кимегән, 1 ноябрьгә аның килограммы уртача алганда 840,06 сум тәшкил иткән.

Татарстанстат китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 25 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр бер атна эчендә ярымысланган колбаса (бер килограммы - 0,67 процентка), балалар өчен ит консервлары (0,31 процентка), туңдырылган балык (0,08 процентка) һәм аш тозы да (0,09 процентка) арзанайган.

Хәзер дуңгыз итенең бер килограммын 0,22 процентка арзанрак бәягә сатып алырга мөмкин. Әмма итнең башка төрләре (сыер ите – 0,63, сарык ите 0,39 процентка) кыйммәтләнгән. Шулай ук тавык итенең бер килограммы – 0,16, майлы эремчек – 1, дөге – 2,68, карабодай ярмасы – 2,81, бәрәңге – 2,37, кәбестә 1,34 процентка кыйбатланган.

Тавык йомыркасының бәясе аеруча нык арткан. Аның бер дистәсе 1 ноябрьгә уртача алганда 72,39 сум торган. Бу бер атна элек булган мәгълүматларга караганда 3,37 процентка артыграк. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев