Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә

30 декабрьгә каршы төндә һәм иртән республиканың кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин.

Иртәгә Татарстан территориясендә бераз кар яварга мөмкин һәм аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә- тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән төбәкнең кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин. Һава температурасы -23 градуска кадәр төшәчәк, ә аязганда -30 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.

Көндез һава температурасы -8... -13 градус, ә көнчыгыш районнарда -18 градус булачак. Синоптиклар юлларда бозлавык хасил булачак дип кисәтә.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан, уртача тизлектә исәчәк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев