Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Язучылар берлеге Президент фонды грантын отты

Язучылар берлеге фронтовик язучылар мирасын халыкка кайтару эшенә алына.

Татарстан Язучылар берлеге «Үлемсез әдәби полк» проекты өчен Мәдәни инициативаларының Президент фонды грантын откан. Мәдәни инициативалар Президент Фонды беренче грант конкурсында җиңүчеләрне игълан итте.

Грант Татарстан Республикасы фронтовик язучыларын актив әдәби әйләнешкә кертү максатларында бирелгән. Язучылар берлеге үз алдына фронтовик язучыларның төрле китапханәләрдә сакланган китапларын барларга, электрон форматка күчерергә һәм цифрлаштырылган контентны укучыга таратырга дигән бурыч куйган.

ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, грант акчасы өлешчә китапларны цифрлаштыру өчен кирәкле җиһазлар алуга тотылачак.

Фонд сайтындагы мәгълүматларга караганда, Татарстан Язучылар берлегенә 1 432 360 мең сум грант биреләчәк. Софинанслау суммасы белән бергә гомуми сумма 2844790 сумны тәшкил итәчәк. Гамәлгә ашыру вакыты 2022 елның декабренә кадәр.

Бу — Татарстан Язучылар берлегенең беренче тапкыр грант алуы.  

 

 Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев