Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан урманнарында үле кошлар табылмаган

Биологик ресурслар комитеты белгечләре белән берлектә, Россельхознадзор вәкилләре уртак рейдлар уздырганнарын әйтте.

Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм Биологик ресурслар комитеты вәкилләре урманнарда үле кошлар юкмы дип карап йөриләр. Бүгенгә үле кошлар табылмаган.

«Кыргый кошлар арасында үлеп ятканнары юкмы дип карап йөрибез. Андый очраклар булса, пробалар алып, ветеринария лабораториясенә тикшерүгә җибәрәбез. Урманнарда кошлар үлеме белән бәйле очраклар әлегә юк», — диде Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Иванов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул аучылык хуҗалыкларында, гомуми ау урыннарында Биологик ресурслар комитеты белгечләре белән уртак рейдлар уздырганнарын әйтте.

Март азагында күчмә кошлар хәрәкәте көчәер дип фаразлады, шунлыктан уяу булырга киңәш итте. «Биологик сакланыш чаралары югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Россиядә кош гриппына каршы вакцинацияләү рөхсәт ителми», — дип искәртте.

 

Гөлнар Гарифуллина

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев