Татарстан Төркиягә май, Иранга арпа, Белоруссиягә карабодай ярмасы экспортлый

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 227 млн доллар тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 227 млн доллар тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 76,3 млн долларга күбрәк. Республика Төркиягә май, Иранга арпа, Белоруссиягә карабодай ярмасы җибәрә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Экспортлау структурасында май продукциясе иң зур өлешне (70 процент чамасы) алып тора, ул Төркия, Мисыр, Алжир, БДБ һәм Балтыйк буе илләренә җибәрелә.
Арпа Казахстанга, Иранга, Азәрбайҗанга җибәрелде, шепкән (рыжик) — Белоруссиягә, горчица Монголия, Польша, Германия һәм Чехиягә экспортланды. Ашлык эшләнмәләре һәм азык катнашмалары — Чехиягә, Польшага, Грециягә, Литва һәм Латвиягә. Карабодай ярмасы Белоруссиягә, Казахстанга, Грузиягә һәм Әрмәнстанга җибәрелде. Продукция тимер юл, су һәм автомобиль транспорты белән экспортланды.
Төяп җибәрелгән барлык продукция «Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге» (Россельхознадзор) карамагындагы «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУда экспортлана торган илләрнең таләпләренә туры килү-килмәүгә лаборатор экспертизалар узды, пробалар алынды. Карантин объектлары ачыкланмады. Партия продукцияләренең туры килмәве турында нотификацияләр булмады.
Чит илгә ашлык һәм аның эшләнмәләре продуктларын чыгарганда «Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан 2020 ел башыннан 182 мең тонна продукция тикшерелгән: 104 мең тонна бөртекле, кузаклы, майлы һәм техник культуралар һәм 78 мең тонна ашлык эшләнмәләре продуктлары, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары һәм башка карантин продукциясе, диелә хәбәрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Әгъзам Фәйзрахманов: Елның җиңеллегенә өметләнмикЯңа ел календаре битләрен актарганда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны табып, тетрәнеп куйдым.13101
-
15 гыйнвар 2021 - 13:48Ерактагы офыклар (ХИКӘЯ) Җәймә-тышлыклар үз кулы белән кидерелгән, җәелгән булса да, Алсуның тәненә сафлык тойгысы бирмәде.2200
-
15 гыйнвар 2021 - 13:45Руль артында телефоннан сөйләшсәң Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак.1900
-
15 гыйнвар 2021 - 13:34Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.1600
-
15 гыйнвар 2021 - 13:30Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.1800
-
15 гыйнвар 2021 - 13:28Энгель Фәттахов: Актанышта дәүләт театрын ачу бурычы тора «Шул рәвешле, авыл районында ике дәүләт учреждениесе — дәүләт ансамбле, дәүләт театры эшләячәк. Актаныш халкының моңа хокукы бар», — диде Энгель Фәттахов.4200
-
15 гыйнвар 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 1 (2021) Бәгырьләрне сызып, тальян сөйләр Татар күңеленең серләрен...3601
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:07Ленин һәйкәле быелның язына төзекләндерелеп кабат ачылачак Татарстанда 447-федераль һәм 876 төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас корылмасы исәпләнә.7900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:04Татар санына керми калмыйк! Белгәнебезчә, безне быел бик зур чара – халык санын алу көтә. Ул 2020 елдан бу елның 1-30 апрель көннәренә күчерелде. Без һәммәбез дә бу эшкә үз өлешебезне кертә алабыз һәм тиеш тә! Моны хәтта өйдән чыкмыйча да эшләп булачак.9000
-
14 гыйнвар 2021 - 10:58Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Болгар академиясе биналары быел ачылачак «Черек күл» паркында «Гашыйклар аркасы» реставрацияләнгән, башка һәйкәлләрне ремонтлау дәвам итә.10200
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курсы ачарга җыеналар «Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбленең репетицияләрен дә музейда оештырырга ниятлиләр.8400
-
13 гыйнвар 2021 - 12:55Ертык ЗАГС кәгазе һәм сүрелмәс сөю Әминә – ятимә кыз, ул үзен дөньяга китерүче кадерле кешеләрен бөтенләй хәтерләми.18201
-
13 гыйнвар 2021 - 12:44Кичер улым!.. (ХИКӘЯ) Иренең: - Фәридә-ә-ә! - дигән үзәк өзгеч тавышына уянып китте хатын.19302
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
11 гыйнвар 2021 - 10:08Салават: "Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды" Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.31800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика