Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Ватан Геройлары көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бу бәйрәм тарихының тамырлары ерак чорларга барып тоташа. Ул илебезнең төрле вакытларда халыкка, күпмилләтле Ватанга тугры хезмәт иткән, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган асыл ул-кызлары хөрмәтенә булдырылды.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Ватан Геройлары көне уңаеннан ихлас йөрәктән котлыйм!
Бу бәйрәм тарихының тамырлары ерак чорларга барып тоташа. Ул илебезнең төрле вакытларда халыкка, күпмилләтле Ватанга тугры хезмәт иткән, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган асыл ул-кызлары хөрмәтенә булдырылды.

Бу көндә без данлыклы ата-бабаларыбызны зурлап искә алабыз, Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройларына, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерларына – безнең өчен каһарманлык үрнәге булган һәркемгә олы ихтирамыбызны белдерәбез.

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә  75 ел һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулган истәлекле 2020 елда Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү аерым бер мәгънә ала, туган илне сөю хисләренең тагын да көчәюенә китерә.  Муса Җәлил һәм Газинур Гафиятуллин, Петр Гаврилов һәм Михаил Девятаев, Борис Кузнецов һәм Әхтәм Сабиров, Илдус Мастюков һәм Николай Фролов, Минтимер Шәймиев һәм Газинур Хәйруллин кебек атаклы шәхесләр, Татарстанның башка Геройлары белән берлектә – илебезнең  мактанычы, горурлыгы. Яшьләрнең алар мисалында лаеклы яшәргә омтылуы  хәрби-тарихи һәм мәдәни  традицияләрнең буыннан-буынга кадерләп тапшырылуын тәэмин итә.

Россия дәүләте өчен истәлекле бу көндә  халыкның үз каһарманнарын  данлавы ирешелгән бөек казанышлар турындагы якты хатирәләрне саклауга, гражданлык, ватанпәрвәрлек тәрбияләү эшенең тагын да җанлануына этәргеч бирә.
Бүген дә җәмгыять тормышының алдынгы сафларында баручы Ватан Геройларына һәм барлык татарстанлыларга нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!

 

Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н. Миңнеханов

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев