Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Милли музеена медицина хезмәткәрләре балалары белән бушлай килә ала

Музей хезмәткәрләре Covid-19 белән көрәшүче табибларга һәм шәфкать туташларына ярдәм итәргә булды.

Татарстан Милли музее «Табибларга рәхмәт» акциясенә кушылды. Аның кысаларында медицина хезмәткәрләре балалары белән бер ай дәвамында гамәлдәге экспозицияләрне бушлай карый алачак. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, музей хезмәткәрләре Covid-19 коронавирус инфекциясе белән көрәштә булган табибларга һәм шәфкать туташларына ярдәм итәргә алынган.

«Без авырулар тормышы өчен көрәшкән һәм аларны коткарган барлык кешеләргә шәхсән рәхмәт белдерергә телибез. Табиб таныклыгы булган һәркем һәм аларның балалары безнең музейларга бушлай йөри ала», - дип аңлаттылар мәдәният учреждениесендә.

Хәзер медицина хезмәткәрләре балалар белән бергә Милли музейның 11 структур бүлекчәсенә бушлай йөри ала. Болар - Тукай әдәби музее, Каюм Насыйри музее, Муса Җәлил музей-фатиры, Горький һәм Шаляпин музее, композитор Җиһановның музей-фатиры, Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее, Боратынский музее, Красновидово авылындагы Горький музее, Печищидагы Купала музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы һәм Ленин музей-йорты.

Килүчеләрдән битлек-перчатка режимын һәм социаль дистанцияне саклау сорала.

 

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев