Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы ишекләрен ачты

Президент сүзләренчә, төзекләндерү эшләре республика өчен мөһим булган объектның асылын саклаган һәм шул ук вакытта аңа яңа сулыш өргән.

Татарстанның Милли китапханәсе төзекләндерелгән яңа бинасы ишекләрен ачты. Аның ачылышына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин, Казан мэры Илсур Метшин килде.

Кунаклар беренче катта урнашкан заманча уку залын, иске китаплар, кулъязма һәм фотолар күргәзмәсен карады. Биредә балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр өчен мәйданчыклар һәм музыка, компьютер заллары бар. Икенче катта исә классик типтагы китапханә урнашкан.

Президент сүзләренчә, төзекләндерү эшләре республика өчен мөһим булган объектның асылын саклаган һәм шул ук вакытта аңа яңа сулыш өргән. “Китапханә – тарих белән хәзерге заманны берләштергән уникаль урын. Яңа бина балалар һәм өлкәннәр өчен ял итү урыны гына түгел, ә белем алу мәйданы да булыр дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстанның Милли китапханәсе төзекләндерелгән бинада эшчәнлеген башлап жибәрәчәк. Милли китапханәнең яңа директоры Мәдинә Тимерҗанова әйтүенчә, китапханә эшчәнлеген камилләштерү, бинага укучыларны жәлеп итү эше алга таба да дәвам итәчәк. Бу ачылыш зур эшнең башы гына.
 

Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин хис-кичерешләренең югары дәрәҗәдә булуын һәм күргән хозурлыктан сүзсез калуын әйтте. “Бүген күргән матурлыкка сокланам. Бу – дөнья дәрәҗәсендәге мәдәният һәм мәгариф объекты. Элегрәк биредә җыелышларга еш килә идем. Ул чакта бу бина караңгы иде. Хәзер килеп керүгә, күзгә яктылык ташлана, тәрәзәдән Казансу Яр буена матур күренеш ачыла”, - диде ул.

- Озак еллар моңа кадәр булган биналарыбыздагы кысанлык турында сөйләдек. Биредә бу кысанлык юкка чыкты. Яңа мәгълүмати технологияләр кертелүе, залларның иркенлеге, яктылыгы, зурлыгы һәм китап фондларын ачык куллануга кую мөмкинлекләре белән бу бина бик ота. Балалар, яшүсмерләр өчен аерым мәйданчыклар, күргәзмәләр кую өчен аерым заллар, төрле форматтагы мәдәни чаралар үткәрү өчен дә урыннар каралган, - дип сөйләде китапханә директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев.

- Матур бинабызны бик яратып эшләдек. 1919 елдан бирле чын китапханә рухы сеңгән бина ул. Безнең алда бу бинага да китапханә рухын сеңдерү бурычы тора. Матур биналарыбызга ияләшкән, бай фондларыбызны куллана торган җәмәгатьчелек шушы бинага да яратып килсен иде. Ул республикабызның, шәһәребезнең кайнап торган мәдәни үзәге булыр, үз эшен чын милли китапханә булып дәвам итәр дип өметләнәбез, - дип белдерде Ирек Һадиев.

Тантаналы ачылыштан соң, сәнгать әһелләренә Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татарстан Милли китапханәсенә исә 40 мең китап алу өчен сертификат бүләк ителде. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

 

Рәсимә Галиева
"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев