Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан мөфтие республика әләмен Эльбруска алып менгән

«Мөгаен, бу Россиядә Европаның иң биек ноктасына беренче динара менүедер», — дип сөйләде Камил хәзрәт.

Кичә, Халыкара альпинизм көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, 5642 метр биеклеккә ирешеп, Эльбрус тавына менде. Конфессияара төркем составына Татарстанның православие һәм мөселман эшлеклеләре керде.

«Мөгаен, бу Россиядә Европаның иң биек ноктасына беренче динара менүедер», — дип сөйләде Камил хәзрәт. 

 

 

Ул билгеләп үткәнчә, Эльбрус үзенең мәһабәтлеге, мәкерлелеге һәм сокландыргыч матурлыгы белән таң калдыра. 

Гыйнварда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, джиу-джитсу буенча кышкы җыенга килгәч, Эльбрус тавының 4460 метр биеклегенә күтәрелгән иде.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев