Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татарча диктант» акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашкан

Диктантны Россиянең 71 төбәгендә, 34 илендә 5 меңләп мәйданчыкта — мәчет, мәдрәсә, милли-мәдәни үзәкләрдә, кафе, мәктәп, балалар бакчасында язганнар.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Милли Шура утырышында «Татарча диктант»ны бер миллионнан артык кеше язганын әйтте.

«Татарча диктант»ка бер миллион татарны җәлеп итү максатын куйган идек. Сайттан алган рәсми саннарга күз салсак, быел 1 млн 20 мең кеше диктант язган», — диде ул утырышта.

Аның әйтүенчә, диктантны Россиянең 71 төбәгендә, 34 илендә 5 меңләп мәйданчыкта — мәчет, мәдрәсә, милли-мәдәни үзәкләрдә, кафе, мәктәп, балалар бакчасында язганнар.

«Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка хат юллаганнан соң, ул барлык бурычларны куйган һәм, шулай итеп, Башкортстанның 27 районында диктант яздылар», — диде ул.

Васил Шәйхразиев фикеренчә, киләсе елда да диктантта бер миллион татарны катнаштырып, татар теленең сыйфат дәрәҗәсен арттыру мөһим. «Татар милләте дигәндә, кеше татарча сөйләшергә, укый, яза белергә тиеш, дип әйтәбез. Дөньядагы 8 миллион татарның 1 миллионы диктант язуы — зур горурлык», — диде ул.

Милли Шура утырышыннан соң кунакларны Камал театрында интерактив тамаша күрсәтелде. Тамашада «Уйнагыз, гармуннар» проекты, «Татар кызы», «Әйдә, шаярт» бәйгесе, «Татарча диктант» акциясе, «Ачык университет» курслары, «Җәлил укулары» бәйгесе белән таныштырдылар. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X