Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар йорты корылмалары, ат чабышлары һәм татар эстрадасы йолдызлары: Казанда Сабантуй ничек узачак

Традицион бәйрәм өч мәйданчыкта – Мирный һәм Дәрвишләр поселокларында, Аккош күле янындагы урман паркында оештырылачак.

 19 нчы июньдә Казанда Сабантуй өч мәйданчыкта узачак: Мирный һәм Дәрвишләр поселокларындагы каенлыкларда, Аккош күле буендагы урман паркында. Шәһәр халкы татар йорты корылмаларында була һәм халык уеннарында катнаша ала, ә концерт программасын Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар бизәячәк. Гадәттәгечә бу көнне ипподромда бәйрәм уңаеннан уздырыла торган ат чабышлары булачак.

«Без халкыбызны характерлаучы милли традицияләргә нык таянабыз. Нәкъ менә алар – республика халкы бик ярата торган Сабантуй бәйрәменең нигезе. Без 19 нчы июньдә бәйрәм матур һәм күңелле узсын өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз. Безне алда зур оештыру эшләре көтә», - дип билгеләде ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында.

Бүләкләр җыю, халык уеннары һәм көрәш

Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сүзләренә караганда, бәйрәмгә әзерлек ахыргы стадиягә якынлаша. «Без тамашачылар трибуналарын, чатыр һәм сәхнә җиһазларын монтажлауга керешәбез», - дип хәбәр итте ул.

 

 

Бәйрәм алдыннан, 17 нче июнь көнне, шәһәрдә Сабантуйга традицион бүләкләр җыю булачак. Җигүле арбалар берничә ноктадан – Казан Кремленнән, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан, «Туган авылым» комплексыннан, Иске Татар бистәсеннән 11:00 сәгатьтә кузгалачак. Теләгән кешеләр аларга үзләренең бүләкләрен тапшыра алачак. Соңыннан барлык арбалар Г.Камал театры каршындагы мәйданга җыелачак, анда фольклор коллективлары катнашында концерт булачак.

Сабантуй 18 нче июньдә Казан ипподромында ат чабышлары белән дәвам итәчәк. Программада 14 чабыш һәм заезд, сәнгать осталары концерты, лотерея һәм салют каралган. Башлана 16:30 да.

19 нчы июньдә 9:30 да төп бәйрәм өч мәйданчыкта – Мирный һәм Дәрвишләр поселокларында, Аккош күле урман-парк зонасында башланып китәчәк. Казанлылар аркан тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, баганага үрмәләү, мендәрләр белән сугышу, милли көрәш кебек уеннарда көч сынаша алачак.

Мирный поселогындагы үзәк мәйданда республиканың бию һәм вокал коллективлары, татар эстрадасы йолдызлары – Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар театральләштерелгән прологта чыгыш ясаячак. Пролог программасы борынгы милли гореф-гадәт – «аулак өй» күренешен гәүдәләндерәчәк. Моннан тыш, бәйрәм кунакларына «Камаз-мастер» командасы тарихы – ралли узышлары җиңүчеләре турында сөйләячәкләр, барлык теләүчеләр дә аларның символикасы төшерелгән сувенир продукциясен сатып ала алачак.

 

 

Бер үк вакытта Сабантуй Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күле буендагы урман паркында да башланачак. Әлеге мәйданчыкларда шулай ук татар артистлары, биючеләре һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Халык күңел ачуларын милли костюмнар кигән һөнәрчеләр төрләндерәчәк. Милли көрәш буенча ярышларда республиканың иң яхшы батырлары катнашачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр, ә абсолют батырларга бәрән һәм квадроцикл вәгъдә итәләр.

Теләгән һәркем үзен милли конкурсларда һәм ярышларда сынап карый алачак, алар арасында – гер күтәрү, баганага менү, бүрәнә кисү, чүлмәк вату, көянтә белән йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, катык салынган савыттан акча эзләү, аркан тарту һәм башкалар. Нәни килүчеләр өчен махсус балалар программалары әзерләнәчәк. Дәрвишләр бистәсендәге концерт программасының йолдызлары Ришат Төхвәтуллин һәм Эльмира Кәлимуллина булачак.

Барлык бәйрәм мәйданчыклары да якынча 16:00 сәгатькә кадәр, абсолют батырлар билгеле булганчы эшләячәк.

Мәйданчыкларда куркынычсызлыкны Эчке эшләр идарәсе һәм Росгвардия, янгынга каршы хезмәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр бүлекчәләре тәэмин итәчәк. Бәйрәм оештырылган барлык урыннарда ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торачак. «Чараларны оештыруда катнашкан барлык шәһәр хезмәтләре иң матур бәйрәмнәрнең берсен сыйфатлы оештыру һәм тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен бөтен көчен куяр дип ышанам», - диде А.Абзалов.

Махсус автобуслар дүрт пункттан бәйрәм мәйданчыкларына кадәр йөртәчәк

Бәйрәм чараларында катнашу өчен казанлыларга һәм ТР башкаласы кунакларына җәмәгать транспорты хезмәтләреннән файдаланырга киңәш ителә. Сабантуй көнендә транспорт хезмәте махсус схема буенча оештырылачак.

 

 

Мирный поселогының каенлыгына дүрт тукталыш пунктыннан махсус автобус маршрутларында барып җитәргә мөмкин булачак: «Җиңү проспекты метро станциясе», «10 нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концертлар залы», «Глазунов урамы» (Теплоконтроль). Автобуслар 8:00 сәгатьтән бәйрәм чаралары тулысынча тәмамланганчы йөриячәк. Юл йөрү өчен түләү шәһәр эчендәге тариф буенча башкарылачак. Шулай ук 23 нче, 56 нчы номерлы рейс автобуслары да йөриячәк. Моннан тыш, Мирный Сабантуена «Казан-1» станциясеннән электр поездында да килергә мөмкин булачак.

Аккош күле янындагы мәйданчыкка 36, 46, 72 нче номерлы рейс автобуслары белән барып җитәргә мөмкин булачак. Алар көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкка «Казанкомпрессормаш» АҖ парковкасыннан (Халитов ур., 1) һәм Мега сәүдә үзәге парковкасы территориясеннән (Җиңү ПР., 141) йөрүче автобусларда барып җитәргә мөмкин булачак. Шулай ук 1, 25, 34, 60, 84, 91 нче номерлы рейс автобуслары да йөриячәк.

Сабантуй көннәрендә юл хәрәкәтен оештыру үзгәрәчәк

18 нче июньнән һәм 19 нчы июннең 17:00 сәгатенә кадәр юл хәрәкәтен оештыру өлешчә үзгәрәчәк: «Лесной городок» торак комплексыннан алып Ферма шоссесына кадәр автомобиль юлы буенча берьяклы хәрәкәт оештырылачак. «Лесной городок»та яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, Бертуган Батталовлар урамы буенча Оренбург тракты ягына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак. Шул ук чорда Дәрвишләр бистәсендә, Мир урамыннан Солидарность урамына кадәр участокта берьяклы хәрәкәт оештырылачак.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев