Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар телен иң яхшы белүче дүрт Актаныш кызы диңгез буенда ял итә

Татарстан Респуликасы фән һәм мәгариф министрлыгы татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиада һәм төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларны хөрмәтләп, Кара диңгез буендагы лагерьларга юллама белән бүләкләде.

Актанышның икенче санлы мәктәбеннән Камилә Ганиева, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Камилә Мисбахова, Гүзәл Харисова, Энҗе Ильясова республикабыз җиңүчеләре белән бергә Витязеводагы “Глобус” лагеренда ял итә.

 

 

Юлламаның бәясе 29 мең сум, юл бәяләре белән бергә 49 мең сум. Кызларыбызга Кара диңгез буенда яңа уку елына көч-куәт туплап, кояш нурлары астында кызынып туган якка исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Киләчәктә дә туган телебезне тагы да тирәнрәк өйрәнерсез, халкыбызга лаеклы хезмәт итәрсез дигән ышанычта калабыз.

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА

"Актаныш-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев