Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар теле буенча төбәкара олимпиада катнашучысы: Татар телен өйрәнү өчен чикләр юк

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада башланды.

Башкортстанның Илеш районы Бастамак мәктәбе укучысы Люзия Филимонова татар теле атнасына бер тапкыр гына керүенә карамастан, телне өйрәнү өчен мәктәптә бернинди чикләр юк дип саный.

Люзия әйтүенчә, аларның мәктәбендә мари, удмурт, рус кешеләре дә бар. «Барысы да татарча аңлый. Татарча аралашабыз. Татар телен марилар да укый, мәсәлән минем класста бер мари кызы татар телен укый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада ачылышында. 

 

 

Люзия иҗади өлештә Муса Җәлилнең «Хуш, акыллым» дигән шигырен сөйләячәген әйтте, Казанда татар факультетына укырга килергә хыяллануын әйтте. «Рус телендә дә татар теле ярдәм итә: татар телендәге барлык кагыйдәләр рус теленеке белән охшаш, шуңа да безгә укуы җиңелрәк», — диде ул. Камил иҗади биремгә Җәлилнең «Бер үгет» шигырен сөйләргә әзерләгән, — ди Төмән өлкәсеннән 9нче сыйныф укучысы Камил Шәмсетдинов.

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сара Сираҗетдинова мәктәпләрендә татар теленең бер генә сәгатькә калуына борчылуын әйтте. «Шөкер, башлангыч, урта сыйныф балаларына өчешәр сәгать укытабыз. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаячак 18 укучыбызның 15е татар теленнән БДИ сайлады. Министрлыкның безне онытмавы, чакырып торулары куандыра», — диде ул.

«Безнең авылда туган телен сайламыйча калмаган татар баласы юк. Хәтта татар кызлары-егетләре башка милләткә кияүгә чыкмый, өйләнми. Алар элекке гореф-гадәтләрне саклый. Безгә туган тел кирәкми дип әйтүчене ишеткәнем юк», — ди укытучы. 

 

 

Сара Сираҗетдинова әдәбият дәресен кызыклы итеп укыту тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. «Дәрес вакытында әдәби әсәрнең кызыклы өлешләрен сөйлим, ләкин ахырын сөйләп бетермим. Балалар сюжет белән кызыксынгач, үзләре теләп әдәби әсәрне укып бетереп килә һәм әсәр буенча сорауларга җавап бирәләр», — ди ул.

«Пандемияне исәпкә алып Мәскәү, Иркутск, Тверь, Кемерово, Томск төбәкләре өчен олимпиада онлайн узды. Олимпиада биремнәре татар теле һәм татар әдәбияты өлешләреннән тора. Моннан тыш, иҗади бирем дә каралган: быел укучылар герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләячәк. Олимпиаданың ябылышы һәм нәтиҗәләре иртәгә була», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова. 

 

 

Биремнәрне Казан федераль университеты һәм Чаллы педагогика университеты галимнәре эшләгән. Олимпиада биремнәре татар телен туган тел буларак укытылган мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләре өчен эшләнелгән. Бүләкләү ике категория өчен дә аерым каралган. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев