Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

Олимпиадада республиканың 37 районыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 232 укучы катнашты.

29-31 гыйнвар көннәрендә Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 4-11 сыйныф укучылары өчен туган тел (татар теле) буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Ул Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» ООК базасында үтте.

Олимпиадада республиканың 37 районыннан, шулай ук Казаннан, Яр Чаллыдан 232 укучы катнашты.Татарстанның 25 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Казаннан, Яр Чаллыдан килгән укучылар призерлар булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Җиңүчеләр:

- Сөмбел Бикчәнтәева, Түбән Кама районы М. Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең 4 сыйныф укучысы;

- Камилә Йосыпова, Казан шәһәре Мәскәү районы КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 5 сыйныф укучысы;

- Чулпан Ганиева, Мамадыш районы Олыяз лицееның 6 сыйныф укучысы;

- Рифат Ильясов, Түбән Кама районы Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;

- Азалия Мифтахова, Саба районы Эзмә урта гомуми белем мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;

- Айсылу Ишалина, Яр Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;

- Зилә Юнысова, Балтач районы Куныр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Рамилә Һадиева, Арча районы Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев