Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар шагыйрьләре Камал театрына әсәрләре яңгырый торган Шигырь кичәсенә килмәгән

Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның «Киек каз юлы» шигъри-музыкаль кичәсендә шагыйрьләрнең 25ләп шигыре яңгырый.

Татар шагыйрьләренең шигырьләреннән төзелгән «Киек каз юлы» шигъри-музыкаль кичәсен шагыйрьләрдән берәү дә килеп үз шигырен артист башкаруында тыңламаган.

«Аларның килмәвенең төрле сәбәпләре бардыр. Мин «нигә килмәде», дип бер шагыйрьне дә гаепли алмыйм. Алар бит инде язып биргән шигырьне. Вакытлары булса, килерләр. Бер дә аптырамадым», - ди кичәнең авторы, Камал театры актеры Илтөзәр Мөхәммәтгалиев интервьюда «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп.

«Шагыйрь үз шигырен үзе иң яхшы укучы дип уйлыйдыр. Аны ул әйтми генәдер. Ничек кенә укысаң да, аларча булмыйдыр кебек. Икенчедән, кичәдә шигыре укылгач, барыбер, килмәсәләр дә, җылы хисләр кичерәләрдер», - дип фаразлый ул.

«Илфак абый - Мөхәммәт Мирза, үз шигыре яңгырамаса да, килде. Тәмамлангач, кереп рәхмәтләр әйтте. Күбәләк турында аның да шигыре бар икән, ул аны минекен дә ятла дип әйтмәде, куллана аласың диебрәк бик җылы сөйләшү булды», - дип дәвам итә Илтөзәр.

Актер мәгълүмат барып җитмәскә мөмкинлеген дә әйтә. «Килсәләр, шат булыр идем. Бәлки, аларның тыңлап каравы контроль дә булыр иде. Үз иҗатларын яратучы кеше барлыгын белү күңелле дә булыр иде», - ди ул.

27 майда әлеге кичә бу сезонда соңгы тапкыр була. Камал театрының Кече залында 20.00 сәгатьтә башлана.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев