Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ТАССРның 100 еллыгы магистрале бер ел эчендә

Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы Зур Казан боҗрасының беренче этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды. 17 ай урынына юл төзелеше эшләре 12 ай дәвам итте.

Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының яңа участогы - ТАССР 100 еллыгы магистрале ачылды. Бу - Казан трассасын төзүнең беренче этабы. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе транспорт министры Евгений Дитрих, Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы Зур Казан боҗрасының беренче этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге зур инфраструктура проектын гамәлгә ашыру - республика өчен зур вакыйга. Ул ил җитәкчелегенә бу эштә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты магистральнең планлаштырылганнан алданрак төзелүенә игътибар итте: 17 ай урынына юл төзелеше эшләре 12 ай дәвам итте. "Максатыбыз моның белән генә чикләнмәскә. Икенче этапны гамәлгә ашырганда федераль ярдәмгә өметләнәбез. Трамвай өлеше төгәлләнде, ә автомобиль өлеше шәһәр үзәген бик нык бушатачак», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Беренче этап дүрт полосалы автомобиль юлын һәм ике трамвай линиясен үз эченә ала. Ферма шоссесы өстендә юлүткәргеч төзелгән. Зур Казан боҗрасының төзелгән участогы аша җәяүлеләр хәрәкәте, трамвайның тукталыш платформаларына куркынычсыз чыгу юлы белән, Борисковская урамында яңа җир өсте җәяүлеләр кичүе тәэмин итә.
 

Марат Хөснуллин шәһәр трассасының беренче этабын гамәлгә ашыру сыйфатын югары бәяләде. Ул ассызыклаганча, федераль хөкүмәт шулай ук әлеге проектны алга таба гамәлгә ашыру яклы. "Боҗраны төгәл йомарга кирәк", - диде РФ вице-премьеры.

Шулай ук Марат Хөснуллин бүген Казанга визит кысаларында Кабан күле яр буенда булуы турында сөйләде, аны дөнья дәрәҗәсендәге шедевр дип атады. «Шулкадәр прогрессив архитектура, төзелеш һәм техник карарлар кабул ителгән. Төзекләндерү, ландшафт бик матур эшләнгән. Бу республиканың бизәге», - диде ул.

Евгений Дитрих, үз чиратында, магистральнең кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп төзелүен билгеләп үтте. «Бу юл - төзүчеләрнең зур эш күрсәткече генә түгел, ә территорияне комплекслы төзекләндерү дә. Шулай ук республикага яңа трамвай вагоннары куйдылар. Территориянең нәкъ менә шундый үсешен без һәр шәһәрдә күрергә теләр идек", - диде министр.

Аннары республиканың кайбер юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә төрле бүләкләр тапшырылды.

Юлның яңа участогы буенча хәрәкәтне ачу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов, Марат Хөснуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар трамвайда яңа линия буенча йөреп чыктылар.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев