Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Таҗлы вирус турында фотокүргәзмә

Каләм әһелләре, журналистлар, фотохәбәрчеләр җәмгыятнең һәр сулышын тоярга тырыша.

Яз айларыннан бирле җәмгыятнең сулышы исә авырлашканнан авырлаша бара, чөнки дөньяда, шул исәптән республикабызда һәм Казаныбызда таҗлы вирус котыра. Җәй айларында куркыныч авыруның беренче дулкыныннан соң бераз җиңел сулап алган булсак, хәзер икенче дулкыны бәрергә тора. Бу авыру күпләрне тормышның мәгънсе турында уйланырга мәҗбүр иткәндер. Карьера, байлык туплау, кешене шаккатыру һәм шуның ише максатлар мәгънәсез булып калды, кешелеклелек, бер-береңә ярдәм итү, якыннарның кадерен белү кебек хис-кичерешләр алга чыкты. Бик күпләр җирдәге тормышның вакытлыча гына булуын исләренә төшерде.

«Татмедиа»нең күргәзмә залында фоторәссамнар Рамил Гали һәм Михаил Захаровның фотоларыннан күргәзмә ачылды. Анда таҗлы вирусның җәмгыяткә тәэсирен күрергә мөмкин. Көнне-төнгә ялгап эшләүче табиблар, бушап калган шәһәр урамнары, вирусларны үтерү өчен урамнарда сыекчалар сиптерүче космонавтларга охшаш кешеләр, битлек кигән музыкантлар, хоккейчылар җәмгыяттәге бүгенге хәлнең җитдилеген аңларга ярдәм итә. Күргәзмәгә кергән җирдә үк тамашачыларны космонавтка охшаш манекен каршы ала. 2020 елның символы дәрәҗәсенә күтәрелгән бу манекен һәр килгән кешене хәлнең җитдилеге турында кисәтә сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев