Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең җәйге иҗади сменасы старт ала

16 июльдән Алушта шәһәренең «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагерендә “Созвездие-Йолдызлык” җәйге иҗади сменасы башлана. Татарстанның 24 муниципаль берәмлегеннән фестивальнең 210 лауреаты һәм җиңүчесе 15 көн дәвамында шунда ял итәчәк.

Диңгездә коенудан һәм кояш ванналарыннан тыш, яшь артистлар өчен бик бай программа әзерләнгән, аңа экскурсияләр, фильмнар карау, квестлар, викториналар, кичәләр һәм спорт чаралары кертелгән. Һәр көн нәтиҗәләре буенча балалар арасында иң актив катнашучылар билгеләнәчәк.

Моннан тыш, балалар программаның белем бирү өлешендә актив катнашачак.

Ял вакытында Россия һәм Татарстанның халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров, Татарстан һәм Кырымның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов һәм башкалар белән иҗади очрашулар һәм мастер-класслар оештырыла.

Ял итүчеләр белән фестиваль хәрәкәтенең узган елларда җиңүчеләре, Россия театр сәнгате-ГИТИС институтында тәрбияләнүчеләр, шулай ук “Созвездие – Йолдызлык” арт-резиденциясе артистлары да үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Сәфәрнең кульминацион мизгелләре – зур бәйрәм концертлары. 16 июльдә шуларның берсе “Артек” халыкара балалар үзәгендә узачак. 23 июльдә балалар Севастопольдә, Кара диңгез хәрби-диңгез флоты диңгезчеләре алдында чыгыш ясаячак.

“Йолдызлык” балалары кырымлылар өчен күпмилләтле Татарстанның төрле телләрендә күп кенә әсәрләр, Совет һәм Россия композиторлары җырларын, популяр классик һәм джаз җырларын башкарачак, ә хореографик номерларда дөньяның төрле халыкларының бию традицияләре чагыла.

Традицион җәйге иҗади смена Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында узачак.

 

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев