Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Солдат альбомы» конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан, “Солдат альбомы” дип исемләнгән конкурс уздырып, татарның чын ир-егетләрен искә алуны, Ватан алдында бурычын үтәгән, хәрби хезмәттә булган көчле затлар хакында башкаларны да таныштыруны максат итеп куйды.

Бу бәйге солдат  альмобындагы фотоларны барларга, бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбызның хәрби хезмәттәге истәлекләрен яңартырга ярдәм иттте.

Конкурс 14 нче гыйнварда конгресс инстаграмында башланды. Бик күп кызыклы, йөзләгән хезмәтләр килә. Чит төбәкләрдәге милләттәшләребез дә актив катнаша.  Бүген бәйге эшләрен кабул итүнең соңгы көне. Төнге сәгать 12 дән соң юлланган фотолар, тавыш бирү этабына кертелми.

Нигезләмәдә язылганча, җиңүчеләр конгресс сайты аша тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Ул 14 – 19 нче февральгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләр 23 нче февральдә ясала. Тавыш бирү этабына нигезләмәдәге барлык таләпләр һәм шартларга җавап биргән хезмәтләр кертеләчәк. Уңышлар телибез.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев