Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Щепкинчылар күренекле артистка Нәҗибә Ихсанованы искә алды

Галиәсгар Камал театры артисты Нәҗибә Ихсанова 83 яшендә быел 12 мартта вафат булган иде.

Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Нәҗибә Ихсанова вафатына кырык көн үтеп китте. Моннан алтмыш ел элек Мәскәүнең Щепкин Югары театр училищесында бергә укыган һәм озак еллар бер сәхнәдә уйнаган хезмәттәшләре җыелып, аның рухына дога кылды. Ифтар вакытында, чәй табыны янында үткәрелгән кичәдә Хәйдәр хәзрәт Коръән аятьләрен укыды.

«Әни өчен театр — төп йорты, төп гаиләсе иде. Ул театр дип яшәде, театр аңа яшәргә көч бирде. 2018 елда 80 яшьлек юбилеен үткәргәнчегә кадәр спектакльләрдә уйнап йөрде. Шуннан соң уйнаудан туктау белән урын өстенә ятты. Артистлар театрсыз яши алмыйдыр ул…», — дип сөйләде Нәҗибә Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова. 

 

 

Театрның директоры Илфир Якупов Нәҗибә Ихсанова гаиләсен — Камал театрының гаиләсе дип атады. «Күренекле драматург Туфан Миңнуллин, аның хәләл җефете — яраткан артисткабыз Нәҗибә Ихсанова-Миңнуллина, Нәҗибә апаның бертуган сеңлесе — озак еллар театрда костюмнар тегү цехын җитәкләп, бүген лаеклы ялга чыккан Роза апа Байбикова — татар театры үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр», — диде театр директоры.

Щепкинчылар Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев Нәҗибә Ихсанова белән бергә укыган, эшләгән елларны сагынып искә алды. «Кеше китә, эше кала», — диде Ринат Таҗетдинов. Авылдашы булган Әзһәр Шакиров Нәҗибә Ихсанованың китүен аеруча авыр кичерүен әйтте. «Әниеңне картайган көнендә кадерләп карап-тәрбияләп яшәткәнең өчен рәхмәт», — дип ул артистканың кызына рәхмәтләрен җиткерде.

Искә алу кичәсендә театрның Наилә Гәрәева, Хәлим Җәләлов, Илдус Әхмәтҗанов, Илдар Хәйруллин, Дания Нуруллина, Роза Мотыйгуллина, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова һәм башка танылган артистлары да катнашты. Алар һәркайсы Нәҗибә Ихсанова турында җылы истәлекләре белән уртаклашты. Театрның музей мөдире Луара Шакирҗанова Нәҗибә Ихсанова турында: «Ул мәдәният белән генә түгел, татар әдәбияты белән дә җитди кызыксына, һәр вакыйгага үз фикерен белдерә торган шәхес иде», — дип сөйләде.

«Нәҗибә Ихсанова яшьләргә хәерхаклы, ярдәмчел, үсендерә иде», — дип истәлекләре белән бүлеште Дания Нуруллина. «Мин театрда эшли генә башлаган чорда ул киңәшләре белән булышты, аның эшчәнлеген үрнәк итеп мин дә сәхнәдә уйнап киттем», — диде ул. Рузия Мотыйгуллина, гомумән, щепкинчыларга рәхмәтен белдерде. «Сез — безнең остазларыбыз булдыгыз, кызганычка, сезнең рәтләрегез сирәгәя бара… Бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләребезне искә алуыбыз аларның рухына дога булып ирешсен», — диде артистка.

 

 

Лилия Гаделшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев