Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шамил Садыйков: «Татмедиа» Telegram челтәрендә язылучылар саны буенча алдынгы урында

Татарстанда «Татмедиа Junior» проекты гамәлгә ашырыла, ул яңа буын журналистлар әзерләүгә юнәлдерелгән.

Социаль челтәрләр һәм мессенджерларга язылучылар саны арта, аларда контент булдыру һәм куллануның үз культурасы формалаша. Шунлыктан «Татмедиа» АҖ әлеге платформаларда яңа медиа булдыруга инвестиция кертәчәк. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Безнең максат — ресурсларның 70 процентка якынын яңа медиа булдыру, шул исәптән Telegram һәм ТikТок челтәрләрендә проектлар үстерүгә юнәлтү. Хәзерге вакытта яшь аудитория әлеге ресурсларга актив рәвештә керә, шунлыктан безнең төп бурыч — пабликлар үсешен тәэмин итү», — диде Садыйков.

Аның сүзләренчә, Татарстанның төп медиахолдингы республика гаммәви мәгълүмат чаралары арасында Telegram челтәрендә язылучылар саны буенча беренче урында һәм ТikТок челтәрендә аудиторияне актив рәвештә арттыра. «Күпләр ТikТок балалык шуклыгы дип саный, әмма ул инде кулланучылар контентны файдалануга сарыф итә торган вакыт күләме ягыннан Instagram челтәрен узып китте. Алга таба ТikТок аудиториясе артачак кына, контентның сыйфаты яхшырачак», — диде генераль директор.

Шамил Садыйков китергән статистикадан күренгәнчә, «Татмедиа»ның ТikТок челтәрендәге аккаунтына 14 меңгә якын кулланучы язылган, кайбер видеороликларны караулар саны миллионнан артып киткән.

«Безнең өчен ТikТok — киләчәккә инвестиция, алга таба әлеге аудитория өстенлек итәчәк. 5 ел элек „ВКонтакте“ төп социаль челтәр булса, хәзер аудиториянең күпчелеге Instagram челтәренә күчте, үз вакыты белән ТikТok чираты җитәчәк. Безнең балалар телевизор карамый, газета укымый һәм радио тыңламый, алар яңалыкларны социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша белә. Аларны традицион гаммәви мәгълүмат чаралары белән кызыктыру мөмкин түгел һәм бу „Татмедиа“ алдындагы төп бурычларның берсе», — ди генераль директор.

Медиахолдинг алдында торган төп бурычларның тагын берсе — YouTube видеохостингындагы проектларны үстерү. ТР Президенты ярдәме белән 2020 елда «Татмедиа Junior» дигән проект гамәлгә ашырыла башлады, ул «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» һәм «Идел» журналларын укучыларны берләштерә. Алар тарафыннан туган телне, дөньяны, галәмне, табигатьне (һ.б.) өйрәнү буенча 30 видеоканал булдырылган.

«Татмедиа Junior» проекты безгә YouTube, Instagram һәм ТikТок челтәрләрендә эшли белүче журналистлар әзерләргә ярдәм итәчәк. Бу яңа белем һәм технологияләр белән «коралланган» иҗади хезмәткәрләрнең яңа буыны булачак. Без медиаконтент кулланудагы үзгәрешләргә әзер булырга тиеш һәм ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы депутатлары ярдәмендә шушы юнәлештә эшлибез», — дип ачыклык кертте Садыйков.

Шамил Садыйков белән әңгәмәнең тулы текстын «События» порталында укыгыз. 

 

Алексей Угаров 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев