Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шамил Садыйков: «Миллиард.Татар» проектында тарихны белгән журналистлар эшли

Проектны җанисәптән соң да дәвам итү ниятләнә.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Миллиард.Татар» проектында тарихны белгән профессиональ журналистлар эшләвен әйтте.

«Тарих турында һәр журналист та яза алмый. Бу юнәлештә тарихны белгән, аңлаган, кызыксынган журналист кына эшли ала. „Миллиард.Татар“ проектында шундый кешеләр эшли. Дөрес, алар күп түгел. Сайтны 3-4 журналист алып бара», — диде ул Татарстан Фәннәр академиясендә «Миллиард.Татар» проектын тәкъдим итүдә.

Проект май аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәкъдим ителгән иде.

«7 майда проект Татарстан Президентына да тәкъдим ителде. Рөстәм Нургали улы аны хуплады һәм быел узачак Бөтенроссия халык санын алудан соң да эшне дәвам итәргә тәкъдим итте», — диде Шамил Садыйков.

«Миллиард.Татар» сайты ел башында ачылды. Проект идеясен Россиядә «татар тормышы энциклопедиясе» дип тә атарга була. Биредә татарларның үзләренә биргән сораулары һәм XXI гасырда алар каршында торган төп бурычлары тупланган.  

 

Гадел Әхмәтҗанов

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев