Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсы финалистлары игълан ителде

Җиңүчеләр исемлеге 15 сентябрьдән соң билгеле булачак.

Казан мэриясе оештырган «Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсы финалистлары игълан ителде.

Конкурска «Казан тавышлары» музыкаль поэтик перфомансында нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә Мэрияның матбугат үзәге. Җиңүчеләр исемлеге 15 сентябрьдән соң билгеле булачак.

Финалга чыгучылар исемлеге Татарстан Язучылар берлеге сайтына урнаштырылган:

Алинә Габдуллина — «Мусильда — кошка-медсестра» хикәясе өчен;
Илья Береснев — «Изумруд»;
Айзилә Сабирова – «Сәгать алты иде»;
Айгөл Шәйхлисламова — «Саумы, Казан!»;
Ркаил Зәйдуллин — «Карындыклы иде тәрәзәсе»;
Денис Фокин — «В конце лета»;
Асия Юнысова — «Имән»;
Марина Шишкарева — «Удачный день»;
Леонид Курин — «Времена не выбирают»;
Фәридә Габдраупова– «Казанский аваз»;
Айзирәк Гәрәева – «Казаныма кайтам»;
Раилә Хәялиева – «Каз анасы шәһәре».
Конкурста җиңүчеләргә һәр яшь категориясендә (18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр) акчалата бүләкләр тапшырыла:

I урын — 80 000 сум;
II урын — 50 000 сум;
III урын — 30 000 сум.
Шулай ук жюри игътибарына лаек булган эшләргә кызыксындыру бүләкләре дә булачак. Конкурс йомгаклары буенча ел ахырында иң яхшы хикәяләр Казан турында бер китапка тупланачак.

Конкурска 2021 елның 5 апреленнән 31 июленә кадәр эшләр кабул ителде. Барлыгы 120 дән артык эш килде. Шуларның илледән артыгы татар телендә һәм җитмеше рус телендә. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев