Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Салават Күпере»ендә 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше тәмамланды

Бүгенге көндә мәктәптә инженерлык системаларын эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара, җиһазлар куела, бассейндагы суның санитар торышы тикшерелә.

Казанның «Салават Күпере» торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше тәмамланды. Төзүче оешма тарафыннан төзелешне тәмамлау турында җиткерелгән хәбәр буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белем бирү учреждениесендә ахыргы тикшерүгә кереште. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комплекслы тикшерү кысаларында, расланган проект документациясе буенча, мәктәп учреждениесенә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү, төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен монтажлау һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү буенча мониторинг үткәрелде.

Бүгенге көндә мәктәптә инженерлык системаларын эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара, җиһазлар куела, бассейндагы суның санитар торышы тикшерелә.

Бинаның гомуми мәйданы 24625,2 кв.метр тәшкил итә. Өч катлы мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Проект нигезендә, уку сыйныфларыннан тыш, яңа мәктәп территориясендә физкультура-спорт зоналары, ике бассейн, чаралар үткәрү өчен бина җиһазландырылган.  

Ахыргы тикшерү кисәтүләрсез узган очракта, мәктәпкә проект документларына туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Ярашлылык бәяләмәсе төзүчегә объектны файдалануга тапшыру мөмкинлеген бирә. 

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев