Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия«Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле. Премия унбишенче тапкыр тапшырыла. Бу хакта Әдәби премиянең оештыру комитеты хәбәр итә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия быел «Язмышлар такыясы» шигырьләр җыентыгы өчен Сания Әхмәтҗановага, «Эт тырнагы» романнар җыентыгы өчен Фәрит Имамовка, «Там, где цветет шиповник» китабы өчен Ольга Кузьмичевага тапшырылачак.

Кызыксындыру премиясе лауреатлары — «Ак фәрештә» шигырьләр җыентыгы өчен Рифат Сәлахов; «Йөрәгемдә яшисең» шигырьләр җыентыгы өчен Роберт Сәлахиев; «Газаплы мәхәббәт» повестьләр һәм хикәяләр җыентыгы өчен Шәфикъ Иматдинов (Ульяновск).

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендиягә быел КФУ студентлары Илзирә Галимбикова, Энҗе Хөсәенова, Рамазан Рәхимҗанов, Камилла Захарова, Лиана Хәйруллина, Роберт Фарукшин; Әлмәт нефть институты студенты Андрей Гапонцев, Әлмәт политехника техникумы студенты; Айдар Шәйсултанов, Түбән Кама педагогика көллияте студенты Екатерина Минеева, КФУның Алабуга институты студенты Илгизәр Вахитов лаек булган. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев