Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рушания Гыйләҗева хәрефләрне өйрәнү өчен яңа шигъри әлифба чыгарган

Татарстан китап нәшриятында Рушания Гыйләҗеваның «Хәрефләр өйрәнәбез» дип аталган шигъри әлифбасы нәшер ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә автор үзе сөйләде.

«Татарстан китап нәшриятында „Хәрефләр өйрәнәбез“ исемле китабым басылып чыкты. Китапта әлифбадагы 38 хәрефкә дә шигырь бар. Шигырьләрдә тереклекне җанландырып, балалар зиһенендә берәр нәтиҗә ясаттырасым килде. Мин аларның һәрберсен кешелек сыйфатлары белән тасвирларга тырыштым. Шигырьләрне язганда һәрбер тереклек урынында берәр кешене күз алдыма китердем», — диде автор.

 

 

Рушания Гыйләҗевага әлифбаны мондый ысул белән өйрәтүчеләр әлегә кадәр булмаганын әйткәннәр. «Нинди генә жанрда язсам да, кабатланмаска тырышам. Үземчә ачыш ясыйсым килә», — диде ул.

Автор китапның укырга өйрәнү өчен бик җайлы әсбап булуын әйтте. «Оныгым табибка барган куркак куян һәм куянны кунакка көтеп утырган бүре турындагы шигырьләрне аеруча яратты», — ди ул.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев