Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясе белән хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясе белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әңгәмә барышында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү һәм агросәнәгать өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды», - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X