Мәдәни җомга

Рөстәм Миңнеханов: "Төп бурыч – дөнья чемпионаты матчларын югары дәрәҗәдә уздыру"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2022 елгы волейбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләсе буенча республика оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Видеоэлемтә режимында утырышта Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин һәм «Волейбол 2022 оештыру комитеты» КАБО генераль директоры Роман Станиславов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия мондый ярышларны беренче тапкыр кабул итә. 2022 елгы ир-атлар командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты илнең 10 шәһәрендә, шул исәптән Казанда узачак. Ачылыш матчы Санкт-Петербургта, финал Мәскәүдә узачак. Барлыгы 94 матч уйналачак. Чемпионатта 24 илкүләм ир-атлар җыелма командасы катнашачак. Тамашачылар саны якынча 500 мең кеше булачак.

Казанда ярышларның икенче төркем этабының алты уены узачак. Матчлар 2-4 сентябрьдә булачак. Төп спорт объектлары сыйфатында 2 мәйданчык карала – Баскет-холл һәм «Санкт-Петербург» волейбол үзәге.

"Һичшиксез, волейбол буенча дөнья чемпионаты – ил өчен әһәмиятле спорт вакыйгасы. Шунысы куанычлы, безнең республикага әлеге зур турнирны оештыручыларның берсе булуны ышанып тапшырдылар. Волейбол, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы халкы арасында иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсе булып тора. Татарстанның "Зенит" һәм "Динамо - Ак Барс" волейбол командалары үз уңышлары белән бөтен дөньяда билгеле. Безнең төп бурыч – чемпионат матчларын гадәттәгечә югары дәрәҗәдә уздыру", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Бүгенге көндә республика матчларга әзерлек буенча планлы эш алып бара. "Волейбол 2022 оештыру комитеты" КАБО белән хезмәттәшлек җайга салынган. Әзерлекнең актуаль мәсьәләләре республика оештыру комитеты эше кысаларында каралачак. Әзерлекнең гомуми координациясен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе башкара.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда эре дөньякүләм спорт ярышларын һәм социаль әһәмиятле чараларны уздыру буенча зур уңай тәҗрибә тупланган. «Бүгенге көндә республикада профессионаллар командасы формалаштырылган, яхшы шәһәр һәм спорт инфраструктурасы булдырылган, матчларны югары дәрәҗәдә оештыру өчен барлык кирәкле ресурслар да бар», - дип өстәде Президент.

Олег Матыцин билгеләп үткәнчә, Волейбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек РФ Хөкүмәтенең аерым игътибары астында. «2022 елда бу иң зур чара булачак. Әлбәттә, без, аның статусы, халыкара бергәлек игътибары астында бөтен стандартларга да туры килсен өчен барысын да эшләргә тиеш», - диде министр.

Утырышта катнашучылар чемпионатка әзерлеккә бәйле берничә эшче мәсьәлә турында фикер алыштылар, шул исәптән кунаклар һәм турнирда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү, ярышларны алга этәрү буенча чараларны гамәлгә ашыру, волонтерларны җәлеп итү, шулай ук тест чараларын оештыру.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: