Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов «Көч балаларда» тернәкләндерү үзәгендә булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Көч балаларда» тернәкләндерү үзәгендә булды. Үзәк Казанда урнашкан (Ягодинская ур., 35). Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдә республикада Инвалидлар декадасы старт алды. Президент хәйрия фонды җитәкчесе Гадел Заһретдиновка җиһазлар алу өчен бүләк сертификаты тапшырды.

Үзәк бу елның июнендә ачылды. Аның базасында балаларны дәвалау һәм тернәкләндерү өчен заманча инновацион технологияләр кулланыла. Аерым алганда, баш миен стимуллаштыруның методикалары, аппарат дәвалавы, биоакустик коррекция, баш миен микрополярлаштыру һ. б. кулланыла.

Тернәкләндерү үзәге «Көч балаларда» хәйрия фонды тарафыннан булдырылган. Аның эшчәнлеге турында Рөстәм Миңнехановка тәкъдир итү барышында сөйләделәр. Фонд медицина, педагогик, психологик һәм башка социаль хезмәтләр күрсәтә. 2016 елдан башлап «Көч балаларда» фонды Татарстан Республикасында социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрына керде.

Аннары Татарстан Президенты тернәкләндерү үзәгенең бүлмәләрен карап чыкты: табибларны кабул итү һәм диагностика тикшеренүләре кабинетларын, дәвалау физкультурасы залын, сенсор бүлмәсен карады. Рөстәм Миңнеханов балалар һәм педагоглар белән аралашты.

Ана һәм бала бүлмәсендә Рөстәм Миңнеханов балаларын тернәкләндерү курсы узучы ата-аналар белән очрашты. Әниләрнең берсе ТР Президентыннан әлеге категория балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар өлешендә ярдәм итүне сорады. "Һичшиксез, балаларның потенциалын ачарга ярдәм итү өчен берәр рәвешен табарга кирәк", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов «Көч балаларда» хәйрия фонды җитәкчесе Гадел Заһретдиновка җиһазлар алу өчен бүләк сертификаты тапшырды.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев