Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов Казан белән Бохараны туры авиарейс белән тоташтырырга тәкъдим итте

ТР Президенты Үзбәкстанның Бохара өлкәсе башлыгы белән хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

 Казан белән Бохара туры авиарейс белән тоташырга мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Бохара өлкәсе хакиме Уктам Барноев белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыкты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Кремлендә узган әңгәмә вакытында яклар Татарстан һәм Бохара өлкәсе предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү, товар сату һәм хезмәт күрсәтү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру, шулай ук гуманитар элемтәләрне ныгыту мәсьәләләрен кузгатты.

 

 

Рөстәм Миңнеханов 2018 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы товар әйләнешенең 50 процентка үсеп, 146 миллион долларга җитүенә, ә 2019 ел нәтиҗәләре буенча 195 миллион долларга кадәр артуына игътибар юнәлтте.

 

 

«Минем уйлавымча, безнең потенциал тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, - дип искәртте ул. - Барлык юнәлешләр буенча да актив эшне дәвам итәргә кирәк».

 

 

Аерым алганда, ТР Президенты республикадагы әйдәп баручы компанияләрнең эшчәнлеген телгә алды. Узган елда Сәмәркандта «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең яңа җыю линиясе эшли башлады. Үзбәкстанда «Татнефть» компаниясе һәм ГМС Төркеме дә үз проектларын гамәлгә ашыра.

Моннан тыш, Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстанның даими авиаэлемтә белән үзара тоташуын искәртте һәм аны Казан – Бохара туры авиарейсын булдыру хисабына тагын да киңәйтергә тәкъдим итте. Аның инануынча, бу эшлекле активлыкны киңәйтергә һәм туристлар агымын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

 «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев