Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Босния һәм Герцеговинага килде

Эш визиты кысаларында ТР Президенты Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре хакында фикер алышачаклар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Босния һәм Герцеговинага килде, анда ул «Татарстан — Босния һәм Герцеговина» түгәрәк өстәлендә катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Сарай халыкара аэропортында республика җитәкчесен Россия Федерациясенең Босния һәм Герцеговинадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игорь Калабухов, шулай ук Босния һәм Герцеговина Президиумының генераль секретаре Зоран Джерич, Президиум рәисе киңәшчесе Радован Ковачевич каршы алды.

Эш визиты кысаларында ТР Президенты Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре хакында фикер алышачаклар. 

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев