Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгын үзара хезмәттәшлекне активлаштырырга чакырды

Чикләү чаралары киметелгәннән соң, Татарстан Президенты республикадан читтә беренче эшлекле сәфәрдә булды.

Татарстан Республикасы Алтай Республикасын автомобильләр, дарулар, медицина җиһазлары, халык кулланылышы товарлары һәм көнкүреш химиясе белән тәэмин итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгы Олег Хорохордин белән очрашуда әйтте.

Очрашуда әйтелгәнчә, Татарстан ел саен Алтай Республикасын якынча 450 млн сумлык продукция белән тәэмин итә. Сөйләшү барышында, Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгын республикалар арасында хезмәттәшлекне ныгытырга өндәде.

Моңа беренче адым булып, Татарстан һәм Алтай арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза кую булды.

 

 

«Бу безнең республикалар мөнәсәбәтләрендә яңа этап. Эпидемиологик вазгыять якын арада яхшырыр һәм без гадәти эш режимына кайтырбыз, бөтен көчебезне төбәкләребез тормышының барлык өлкәләрен торгызуга һәм хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтербез дип өметләнәм», — диде Татарстан Президенты документка имза куйганнан соң.

 

Алексей Угаров

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев