Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рәссамнар династиясе чирмешәнлеләргә үз иҗатын тәкъдим итте

Чирмешәндәге мемориаль үзәктә якташларыбыз – рәссамнар: Камил, Рәсүл һәм Рәмис Мингалимовларның картиналарыннан күргәзмә ачылды.

-Читтә яшәсәләр дә, Мингалимовлар туган  якларын  онытмыйлар. Туган якның табигать күренешләре аларның рәсемнәрендә дә сурәтләнгән, – диде күргәзмәне ачу  тантанасында мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова. – Бу матурлыкны  күрсәткәнегез  өчен сезгә чын  күңелдән рәхмәт!

 

\

 

Камил Харис улы  Бәркәтә авылында   туып  үсә. Өч ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Лениногорск шәһәрендәге  педагогия   училищесын  тәмамлый. 1970 – 1980нче елларда Бәркәтә урта мәктәбендә балалар укыта, рәсем ясарга  өйрәтә. 1980нче елда Камил абый гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп китә. Монда да ул һөнәренә тугры кала, рәссамнар мәктәбендә эшли. 2008нче елны лаеклы  ялга  чыккан рәссам  инде  бар буш вакытын яраткан шөгыленә  багышлый,  үзе дә картиналар ясый  башлый. Рәссам республика һәм шәһәр күргәзмәләрендә дә актив катнаша.

 

 

Мингалимовлар өч бала үстерәләр. Барысы да югары белемле педагоглар, Камил абый һәм аның уллары - Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары.

Камил Мингалимов үзе күргәзмә ачу тантанасына кайта алмаган, ә менә ике улы биредә иделәр.

-Кечкенә чактан ук буяулар исе иснәп, әтинең ничек эшләгәнен, аның рәсемнәр ясавын күзәтеп үстем. Һәм, билгеле, аның юлыннан киттем, педагог, рәссам һөнәрен сайладым, - диде Рәсүл Камил улы. – Мин дүрт бала әтисе һәм алар да рәсем ясыйлар, хәтта 2 яшьлек оныгым да кулларына пумала ала.

Ул туган як табигатен яратырга, аны сакларга һәм матурлыкны тоя белергә кирәклеген дә искәртте.

 

 

Рәсүлнең энесе – Рәмис Камил улы да әтисе һәм абыйсы кебек үк иҗат кешесе. Эшләре чит илләрдә дә билгеле, картиналары Германиядәге, Төркиядәге  шәхси коллекцияләрдә саклана, шәкертләре Халыкара фестивальләрдә призлы урыннар яулыйлар.

-Укытучыдан бик уңдык, чөнки безне әтиебез барысына да өйрәтте. Без аңа бик рәхмәтле, - диде Рәмис Мингалимов. – Туган ягыбызның матурлыгын күрергә дә аңардан өйрәндем. Картиналарымда да күпчелек Бәркәтә табигатенең матурлыгы чагылдырылган.

Рәсүл, нигездә, портретлар ясаса, Рәмис пейзажга өстенлек бирә. Алар икесе дә балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт куялар, балаларны үзләренең яраткан һөнәрләренең серләренә төшендерәләр.

Мингалимовлар рәсемнәре күргәзмәгә килгән бер  кешене дә битараф   калдырмагандыр, мөгаен.

 – Бүген безнең хезмәтебезне хөрмәтләп монда  килүчеләргә,  күргәзмәне оештыручыларга  рәхмәтебезне  җиткерәбез. Туган ягыбызда күргәзмә  ачылуга   без бик  шат, - диделәр Мингалимовлар.

Якташларыбызның күргәзмәсе апрель азагына кадәр эшләячәк.

 

 

Гөлсирә Шәрифуллина

"Безнең Чирмешән"

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев