Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге уставына кертеләчәк үзгәрешләр турында аңлатма бирде

Яңа вариантта кворум булсын өчен әгъзаларның 50 проценты +1 кеше булуы тәкъдим ителә.

 Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Берлекнең чираттан тыш съездында уставка кертеләчәк үзгәрешләр турында аңлатма бирде. Съезд 8 апрельгә билгеләнгән.

«Язучылар берлегенең уставы туксанынчы елларда кабул ителгән иде. Ул инде юридик яктан да искергән. Яңартылган устав проектын хәзер юристлар карый, бәлки, тагын ниндидер үзгәртүләр булыр, хәзер анык кына әйтеп тә булмый», — диде рәис.

Уставта Берлекнең Әлмәт һәм Чаллы бүлекләре беркетелмәгән, юридик хокуклары да булмаган. «Аларның хокукларын һәм бурычларын уставка кертергә телибез», — дип аңлатты ул.

Съездда кворум булу өчен Язучылар берлеге әгъзаларының 2/3 өлеше катнашырга тиеш. Язучыларның күбесе өлкән яшьтә булу сәбәпле бу съезд өчен кыенлыклар тудыра. Шуңа яңа вариантта кворум булсын өчен әгъзаларның 50 проценты +1 кеше булуы тәкъдим ителә.

«Онлайн катнашу мөмкинлеген дә уставка теркәдек, андый мөмкинлек тә каралмаган иде. Устав язылганда ул пандемияләрне күз алдына да китермәгәннәр. Без үзгәрттек, әле бит әгъзаларның хуплавы кирәк», — диде Ркаил Зәйдулла.

Язучылар берлеге җитәкчелеге әдәбиятны популярлаштыруга зур өлеш керткән кешеләрне шәрәфле әгъза итеп алу тәкъдимен кертә. Ркаил Зәйдулла уставта взнос түләү пункты һәрвакыт булуын, ләкин беркайчан да түләнмәвен искәртте. Ул уставта мәсьәләнең каралуын һәм съездда күтәреләчәген әйтте.

Ул устав үзгәртүнең Россия берлекләре составына керү яки рәиснең эшләү срогын озайту өчен эшләнмәвен ассызыклады. Рәис элеккечә ике срок кына эшли ала — моңа үзгәрешләр кертелми», — диде ул. «Эшләп бетерсә инде», — дип тә өстәп куйды.

* Съезд Язучылар берлегенең Тукай клубында 8 апрель көнне була. Башлана 10.00 сәгатьтә. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев