Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рифат Фәттахов: «Яңа татар җыры»на быел әзрәк, әмма сыйфатлырак җырлар килде

«Яңа татар җыры III» бәйгесенә быел узган елгыдан әзрәк җырлар килсә дә, сыйфат ягыннан яхшырак булганнар. Бу хакта бүген, 18 декабрьдә, матбугат очрашуында конкурсның генераль продюсеры Рифат Фәттахов әйтте.

"Беренче елны - 350ләп, узган ел - 249, быел конкурска 200 җыр килде. Саны кимрәк булса да, сыйфат ягы яхшырды. Арада танылган авторлар - Илгиз Закиров, Дилә Булгакова, Гүзәлия һәм бөтенләй билгеле булмаган авторлар бар. Конкурста яшь буенча һәм географик чикләүләр юк. Иң яшь катнашучы - Мөслимнән 15 яшьлек Ильвир Габдрахманов, иң өлкәне - 92 яшьлек легендабыз Мәсгут Имашев», – диде Рифат Фәттахов.

Продюсер сүзләренчә, быел онлайн форматта катнашу мөмкинлеге дә булган. Патриотик тема өстенлек иткән.

Конкурсның жюри рәисе Разил Вәлиев җырларның ничек сайланып алуы турында сөйләде.

"Конкурсның төп максаты - халыкка кирәкле җырларны сайлап алып, тамашачыга җиткерү. Жюри рәисе буларак, беренче чиратта шигыренә игътибар итәм. Ул чыннан да шигырьме, шигырь таләпләренә җавап бирәме? Татар музыкасымы, анда яңа ноталар бармы, җырның сүзләре аның музыкасына тәңгәл киләме? Шуларның бөтенесе дә туры килсә генә бу җырны тәкъдим итәбез», – диде Разил Вәлиев.

Язучы конкурста катнашучы авторлар өчен мастер-класс үткәрү теләге булуын да җиткерде. «Авторларның күбесе әле башлап кына иҗат итә. Аларны бергә җыеп, шагыйрь һәм музыка белгечләрен җәлеп итеп, мастер-класс үткәреп булыр иде. Шушы 200 җырның берничәсе халкыбызның музыка хәзинәсенә кереп кала икән, бу инде бик әйбәт”, – ди Разил Вәлиев.

«Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты “Пирамида”да 18 мартта узачак.

 

Лилия Заһидуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев