Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Р.Гафаров: «Аксенов-фест»ның төп миссиясе – әдәбиятта яңа исемнәр ачу»

19-21 нче августта Казанда лекцияләр, күргәзмәләр, «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру, иҗади очрашулар узачак.

19-21 нче августта Казанда Василий Аксеновның 90 еллыгына багышланган 15 нче «Аксенов-фест» юбилей фестивале узачак. Бу елда Татарстан башкаласында нинди чаралар планлаштырылуы турында эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.

 

Беренче тапкыр фестиваль 2007 елда үткәрелде. «15 ел эчендә «Аксенов-фест» Казанның гына түгел, бөтен илнең дә укучылары өчен якты мәдәни вакыйга булды», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

 

 

Фестивальнең төп мәйданы булып, гадәттәгечә, В.Аксенов музей-йорты кала. Моннан тыш, дискуссияләр һәм лекцияләр ТР Милли китапханәсендә узачак. Чарада Рус ПЕН-үзәге президенты, драматург Евгений Попов, саксофончы Игорь Бутман, дәүләт эшлеклесе, язучы һәм язучының якын дусты Владимир Григорьев, «Литературная газета»ның баш мөхәррире Максим Замшев һәм башка бик күп шагыйрьләр һәм язучылар, журналистлар һәм музыкантлар катнашачак.

19 нчы августта фестиваль ике шәһәр – Казан һәм Коктебель арасында мәдәни күпер ачачак, анда Василий Аксеновның «Кырым утравы» романының бер өлеше язылган, дип билгеләп үтте А.Абзалов.

Бу көнне ТР Милли китапханәсендә Василий Аксеновның моңа кадәр бастырылмаган хатлары һәм фотосурәтләре күргәзмәсе эшли башлаячак. Эшләрнең авторы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Губаев, документлар Александр Солженицынның рус чит илләре йорты тарафыннан тәкъдим ителгән. Китапханәгә килгән һәр кеше «Аксеновка хат яз» дигән гадәти булмаган акциядә катнаша ала. «Төп конференц-зал янында Аксенов чорының язучы машинкасы куелган өстәл куелачак, килүчеләр Язучыга хат юллый һәм аның дуслары һәм фестивальдә катнашучы хезмәттәшләреннән фәлсәфи җавап ала алачак», – дип аңлатты Мәдәният идарәсе башлыгы.

Аннары ТР Милли китапханәсендә «Аксенов-фест киңәш итә. Язучы һәм аның якын даирәсе» күргәзмәсе кысаларында Василий Аксеновның гына түгел, ә аңа якын авторларның әсәрләре тупланачак. Шунда ук Евгений Попов үзенең Фазил Искәндәргә багышланган яңа «Фазиль» китабын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, «Йолдызлы билет» премиясенең беренче лауреаты язучы Денис Осокин белән иҗади очрашу һәм ачык террасада «Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова белән әдәби-музыкаль кичә узачак.

 

 

Казан Ратушасында фестивальнең беренче көнендә «Йолдызлы билет» әдәби-музыкаль премиясен тапшыру булачак. Кичәдә халык артисты Игорь Бутман чыгыш ясаячак.

Фестивальнең төп миссиясе – әдәбиятта яңа исемнәр ачу, дип искәртте Р.Гафаров. «Яшь авторларга ярдәм йөзеннән Аксенов үзе «хәер-фатиха» бирә иде. Бу эш ел дәвамында алып барылырга тиеш», – дип билгеләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе.

Фестивальнең икенче көне 20 нче августта Аксенов скверында язучының бөтен иҗаты өчен символик булган үсемлек – тамариск утыртудан башланачак.

ТР Милли китапханәсендә бу көнне әдәби газетаның баш мөхәррире Максим Замшев, шулай ук «Октябрь» журналы редакторы, фестиваль кураторы Ирина Барметова белән иҗади очрашулар узачак.

Фестивальне ябу тантанасы «Черек күл» паркында узачак. Әдәби-музыкаль кичәдә Казан артистлары, шулай ук фестиваль кунаклары язучының чоры турындагы хатирәләре белән уртаклашачак.

Азат Абзалов искәртеп узганча, узган фестиваль туган телләргә һәм актуаль балалар әдәбиятына багышланган иде, чөнки Аксенов балалар язучысы да булган. Әлеге әсәрләрнең мотивлары буенча Казан яшь тамашачы театрында язучының 90 еллыгына багышланган «Гена Стратофонтовның маҗаралары» спектакле куелды. Спектакль казанлыларга һәм шәһәр кунакларына 20 нче августта тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль чараларына керү билетлар буенча каралган, аларны алдан «Казан культурасы»ның «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында һәм Telegram-каналда урнаштырылачак. Шулай ук +7(843)236-42-93 кайнар линия телефоны буенча теркәлергә мөмкин булачак.

Фестивальнең барлык чараларының программасы һәм тулы җәдвәле Казан Мэриясенең kzn.ru рәсми порталында урнаштырылачак.

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X