Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Республика балалар клиник хастаханәсендә 3D-технология ярдәмендә операция ясаганнар

«Без кораллар белән иркенрәк, төгәлрәк эшли алабыз», — дип белдерде хастаханә табибы Айдар Закиров.

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары 3D-лапароскоп файдаланып, варикоцеле авыруын дәвалаган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге технология операция ясала торган урынны зурайтып карарга, эшне төгәл һәм тизрәк башкарырга мөмкинлек бирә. Лапароскопия системасы 3D-мониторга ачык сурәт чыгара.

«3D-камера 2D-камерадан шул ягы белән аерыла: бер объекттан икенчесенә кадәр дистанция өчяклы киңлектә күренә. Сурәт тагы да ачыграк күренә. Без кораллар белән иркенрәк, төгәлрәк эшли алабыз. 3D-сурәт, кинотеатрдагы кебек үк, бер-бер артлы алмашып, ике камера ярдәмендә барлыкка килә», — ди хастаханә табибы Айдар Закиров. 

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев