Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Профессор Нәҗип Мәҗитов: Чит ил техникасы орлыкны дөрес күмми

Аның сүзләренчә, чит ил техникасы туфракны артык каты тыгызлый, шуңа дым да бер метрдан түбән төшми.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Нәҗип Мәҗитов чит ил техникасының безнең басуларга зыяны турында әйтте. Профессор фикеренчә, чит ил техникасы белән орлыклар тулысынча шытып чыкмый, чөнки чәчкәч орлыкны күмү дөрес башкарылмый.

«Орлыклар яткан тирәнлектә ясарга кирәк ул күмүне, өстеннән 5-6 см юрган кебек кенә ябып куярга кирәк, шул очракта җылы һәм дым саклый. Чит ил техникасы безнең басуларга берничек туры килми, алар орлыкны дөрес күмми», — диде Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Нәҗип Мәҗитов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, чит ил техникасы туфракны артык каты тыгызлый, шуңа дым да бер метрдан түбән төшми. «Анда дым да, һава да, суалчан да юк. Ә үләннең тамыры бит ике метрга кадәр төшә. Яңгыр яумаганда шуннан ала дымны, дым шуннан күтәрелеп, тамырлар янына туктый», — диде ул.

Нәҗип Мәҗитов, чит ил техникасы белән чүп үләннәрен бетерү операциясе дә башкарылмый, дип саный. «Телисеңме, юкмы, гербицид кирәк. Ә ул чит илдән», — диде.

«Чит ил техникасын 100 процент алмаштырып була. Алар җитештерелә бит, яңадан берни уйлап чыгарырга кирәкми, камилләштереп кенә була. Әйтик, Ярославль техника чыгара. Чиләбедә чәчкечләр чыга, анда ике завод бар. Татарстанга аларны чакырырга кирәк», — дип белдерде Нәҗип Мәҗитов.

Профессор сүзләренчә, ашламаны әзрәк кулланып, күбрәк нәтиҗә алу, үзебезнең техниканы камилләштерү турында сүз 1990 елда ук чыккан булган, ләкин җиренә җиткерелмәгән. «Россиядә һәм Татарстанда техник һәм технологик тәэминат сәясәте дөрес түгел. Без бүген үк импортны алмаштыруга әзер. Безгә бу санкция куркыныч түгел, техника һәм технология бар», — диде. 

 

Гөлнар Гарифуллина

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев