Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Плоггинг, чүп-чарны тизлеккә җыю һәм балтырганга каршы көрәш: Казан паркларында һәм скверларында өмә узачак

Өмәләргә уңайлы өс һәм аяк киемнәре белән килергә кирәк, барлык кирәкле инвентарьлар да урында биреләчәк.

23 нче, 24 нче һәм 25 нче апрельдә Казанның җәмәгать киңлекләрендә шәһәр өмәләре узачак, анда теләгән һәркем катнаша ала. Акцияләрдә катнашучыларга чүп-чар җыярга, кече архитектура формалардагы язуларны юарга һәм буярга туры киләчәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.

 

Шимбә көнне, 23 нче апрельдә, җыештыру өмәләре Урицкий, Горький, Тинчурин, Җиңү, «Крылья Советов», «Континент», «Сосновая роща», «Калейдоскоп», «Комсомолец» паркларында, «Ак чәчәкләр» бульварында, Комсомол күле пляжында, «Казан» гаилә үзәге янында, Горки-Әмәт урманында узачак.

Горки-Әмәт урманында өмә плоггинг форматында узачак, чүп җыю йөгерү белән бергә алып барыла. Урицкий паркында һәм Горки-Әмәт урманында өмәләр «ЭкоЛогично Казан» берләшмәсе белән берлектә узачак, чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю оештырылачак.

«Крылья Советов» паркында өмә «чиста уеннар» квесты форматында узачак: команда ярышларында катнашучылар чүп җыю һәм төрләргә бүлү буенча ярышачаклар. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Чара кысаларында өстәмә рәвештә «Татарстанда чиста булачак!» экологик бәйрәме, шулай ук икенчел чималны кабул итү пункты оештырылачак.

Якшәмбе, 24 нче апрельдә, Рус-Немец Швейцариясе территориясендә куркыныч үсемлекләргә каршы көрәшкә юнәлдерелгән #СтопБорщевик бөтенроссия акциясе планлаштырылган. Шуның белән бергә чүпләрне дә җыячаклар. Акциядә катнашучыларның барысына да ябык өс һәм аяк киемендә килергә кирәк, шулай ук үзегез белән перчаткалар алырга киңәш ителә.

Дүшәмбе көнне, 25 нче апрельдә, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре «Черек күл» паркы территориясен җыештырырга чыгачак. Өмәгә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Өмәләргә уңайлы киемдә килергә кирәк, перчаткалар, чүп өчен пакетлар һәм тырма белән шәһәрлеләрне урында тәэмин итәчәкләр.

kzn.ru

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев