Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Пассажирлар гына түгел, кондукторлар да битлек режимын боза

Октябрьдә Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын бозган 25,7 меңгә якын пассажир, шулай ук 100-дән артык кондуктор ачыкланган. Рейдлар барышында кулланучылар базары предприятиеләрендә якынча 27,5 мең хокук бозу очрагы теркәлгән. «Шәһәр халкының аңлылыгы үсә, шуның белән бергә санитар-эпидемиологик режим таләпләрен бозуны дәвам итүчеләр дә бар», ди түрәләр.

Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен үтәү мәсьәләсен контрольдә тотарга һәм республика һәм федераль хакимият органнары хезмәткәрләре белән уртак эшне дәвам итәргә чакырды.

Октябрьдә Татарстан башкаласында шәһәр җәмәгать транспортының хәрәкәтчән составының 15 мең берәмлеге тикшерелгән, барлык транспорт предприятиеләре һәм маршрутлары контрольдә тотылган. Битлек режимының үтәлеше буенча рейдларда Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре катнаша. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, битлексез 25 мең 693 пассажир ачыкланган. Аларның күпчелеге - 25 мең 100 пассажир - битлекләрен хокук бозулар ачыкланган урында кигән. Калган пассажирларга, битлекләре булмау сәбәпле, транспорт хезмәтен күрсәтүдән баш тарттылар.

Шуның белән бергә кондукторлар тарафыннан битлек режимын бозуның 104 очрагы ачыкланган. И.Шакиров билгеләп үткәнчә, аларга карата дисциплинар йогынты чаралары күрелгән: 28 кеше премиядән мәхрүм ителгән, 55 кондукторга шелтә бирелгән, 21 кондуктор кисәтүләр алган.

Шәһәрдәге барлык кондукторлар һәм җәмәгать транспортын йөртүчеләр, шулай ук метрополитен станцияләрендә эшләүчеләр тулы күләмдә битлекләр, перчаткалар, кул өчен дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән, дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдим иткән дезинфекция чаралары белән шәһәр җәмәгать транспортының хәрәкәтчән составын эшкәртү дәвам итә. Кондукторлар линиясендә соңгы тукталышларда хәрәкәтчән состав салоннарында үтәли җилләтүне тәэмин итәләр. Җәмәгать транспортында коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча аудиоязмалар трансляцияләнүе дәвам итә.

Кулланучылар базары объектларында, җәмәгать транспортында да профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип ассызыклады И.Шакиров.

Ул билгеләп үткәнчә, октябрьдән башлап битлекләр йөртүне контрольдә тоту эше ведомствоара режимга үзгәртелде - шәһәр Башкарма комитеты һәм районнар администрацияләре хезмәткәрләреннән тыш, мобиль төркемнәр форматында әлеге эшкә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре җәлеп ителә. «Төп эш административ җаваплылыкка җәлеп итүгә түгел, ә беренче эш итеп битлек режимын үтәү буенча хокук бозуларны булдырмауга һәм профилактик чараларга юнәлтелгән», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Әйтик, октябрь аенда кулланучылар базарының 8315 предприятиесе бергәләп тикшерелде, 27 мең 458 хокук бозу очрагы ачыкланды. Бу эштә шәһәр Башкарма комитетының 120 хезмәткәре һәм министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнаша.

«Шәһәр халкының аңлылыгы үсә, шуның белән бергә санитар-эпидемиологик режим таләпләрен бозуны дәвам итүчеләр дә бар», - дип билгеләде И.Шакиров. Ул хәбәр иткәнчә, кулланучылар базарының 168 объектына карата Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе буенча октябрьдә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән.

«Бу мәсьәләне шәхсән контрольдә тотуыгызны һәм көн саен республика һәм федераль хакимият органнарындагы хезмәттәшләр белән уртак эшебезне кайда көчәйтә алуыбызны хәбәр итүегезне сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына.

 

Алсу Сафина

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев