Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Өч журналистка Әлмира Әдиятуллина исемендәге беренче премия тапшырылды

Премия ияләре - Мөслимә Шәфыйк, Вәсилә Рәхимова һәм Рәшит Минһаҗ.

Бүген өч журналистка - Мөслимә ШәфыйккаВәсилә Рәхимовага һәм Рәшит Минһаҗга Әлмира Әдиятуллина исемендәге беренче премия тапшырылды.

Унар мең сум күләмендәге акчалата премияләрне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Мифтахов «Ярдәм» мәчетендә Әлмира Әдиатуллинаны искә алу чарасында тапшырды.

Былтыр Әлмира Әдиятуллина вафатыннан соң Фәрит Мифтахов дини тормыш турында актив язучы журналистларга Әлмира Әдиятуллина исемендәге премия булдыру теләген белдергән иде. Бүген ул бу премияне үзе тапшырды.

Фәрит Мифтахов Әлмира Әдиатуллинаны искә алу чарасында әлеге премиянең киләсе елда да буласын әйтте.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X