Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Нурбәк Батулла «Черек күл» паркында бию импровизациясе буенча мастер-класс үткәрәчәк

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының ачык дәресе 28 нче августта узачак.

28 нче августта Казанның «Черек күл» паркы амфитеатрында импровизация буенча бию мастер-классы узачак. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының ачык дәресен биюче, хореограф, балетмейстер, Муса Җәлил исемендәге һәм «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла үткәрәчәк.

 

Перформанс Нүрбәк Батулланың әкият укуы белән башланып китәчәк. Аның тексты тамашачылар күз алдында, аудиоформатта язылып, музыкага әвереләчәк. Һәркем әлеге көйгә импровизация башкара алачак. Чара җанлы музыка астында узачак – композицияләрне Ислам Вәлиев һәм Сугдэр Лудуп башкарачак.

Чара 18:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләренә 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, старт бирелде. Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, егетләр татар биюе, балалар өчен зарядка буенча барлыгы 8 мастер-класс оештырылды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә июнь-сентябрь айларында үткәрелә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев