Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Нәзарәттә “Яшь килен” проектының 7 нче сезоны төгәлләнде

Рабигыль-ахир аеның 24нче көнендә (19нчы ноябрьдә), Татарстан мөфтиятендә мөселман яшьләре арасында популярлык казанган “Яшь килен” курсларының җиденче сезоны төгәлләнде.

MUSLIMMOL мөселман яшьләр хәрәкәте чаралары һәрвакытта заманча, иҗади, эчтәлекле уза, “Яшь килен” проектының саубуллашу кичәсе дә искәрмә булмады, ул гадәттәгечә Коръән аятьләре уку һәм Аллаһка якынаю, иминлек, күңел тынычлыгы, гаиләдә бәрәкәт сорап дога кылу белән башланды. Бу юлы проектта 50 мөслимә катнашты. Алар курсларны тәмамлап матур итеп эшләнгән дипломнар алды.

Киленнәр мәктәбе 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, кияүдәге һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырылды. Дәресләр Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнде.

Берничә ай эчендә мөслимәләр укырга йөреп белем туплады һәм алар соңгы дәрестә үзенчәлекле имтихан тотты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу лекцияләр яшь киленнәр кабат таныша алсын өчен проектның махсус чатларына урнаштырылган.

Өч сәгатькә якын дәвам иткән хушлашу кичәсендә гаилә мохите хөкем сөрде. Татарстан мөфтиятенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова курсларны тәмамлаучыларның тормышта кирәкле белемнәр алуын, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә лаек булуларын билгеләп үтте. Коръәннән аятьләр китереп, ул “Аллаһы Тәгалә хатын-кызларны зурлады” дип әйтте. Айгөл ханым шулай ук гыйлем алу һәм таратуның фазыйләтләре турында сөйләп, Нәзарәт күпләгән белем бирү һәм яшьләр проектларын тормышка ашыра дип, мөслимәләрне хезмәттәшлеккә чакырды. Иҗади кичә мөнәҗәтләр, дустанә аралашу, татар гаиләсе традицияләренең күркәм мисаллары, катнашучыларның рәхмәт сүзләре белән дәвам итте. Кызлар әлеге проектның файдалы булуы турында җиткереп, Аллаһы Тәгалә алган гыйлемнәрне гаилә тормышыбызда кулланырга насыйп итсен дип теләкләрен җиткерделәр.

Белешмә.

«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла. Шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашуларда, видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр, никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла.

 

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев