Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Наил Залаков: Бәрәңге һәм яшелчә үстерүче игенчеләргә субсидия биреләчәк

Наил Залаков былтыр бәрәңге һәм яшелчәләргә бәяләрне тотрыкландыру максатыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелгәнен искәртте.

Быел Татарстанда, бәрәңге һәм яшелчәләргә бәяләрне тотрыкландыру өчен, чәчүлек мәйданнарын 12 процентка арттыру, ә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә субсидияләр бүлеп бирү ниятләнә.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында сөйләштеләр.

«Чәчүлек мәйданнарын арттыру турында районнар һәм җитештерүчеләр белән килешенгән. Моның өчен ярдәм чаралары карала. Бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерүче аграрийлар гектарына 25 әр мең сум акча алачак, узган елга караганда, чәчүлек мәйданнарын 10 һәм күбрәк процентка арттырган хуҗалыклар гектарына 40 мең сум субсидия алачак», — диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

«Узган елның июненнән башлап, бөтен илдә „борщ җыелмасы“ яшелчәләре бәясе үсеше күзәтелде, бу инфляция темпларын да, алдагы елгы бәяләрне дә узып киткән иде. Бәяләрне тотрыкландыру максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелде. Продукция үтемле бәядән сатылды, ярминкәләрдә бәяләр кибеттәге бәяләрдән түбәнрәк булды», — диде Наил Залаков.

Былтыр 23 ярминкә оештырылган. Аларны уздыру нәтиҗәләре буенча 1,9 млрд сумга продукция сатылган. 

 

* Былтыр республикада 5,9 мең гектар мәйданда бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерүче 82 фермер исәпләнгән, аларның 70 проценты нигездә алты районда. Татарстанда бәрәңге мәйданнары 3781,5 гектар, яшелчәләр 2138,9 гектар тәшкил иткән. 

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев