Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Муса Җәлилнең кызы Татарстанның Бөгелмә районында имән агачлары утыртты

Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә булды. Очрашуны туган якны өйрәнүче, Карабашта туган журналист Фазыл Вәлиәхмәтов һәм Казандагы Муса Җәлил музее вәкилләре оештырды. «Лениногорск хәбәрләре» шул турыда яза.

Чулпан Җәлилова Карабашта герой-җәлилчеләр һәйкәле янында булды, һәйкәлгә чәчәкләр салды. Ул биредә символик имән үсентеләре утыртты, бистә урамнарында йөрде. Мәскәү кунагы белән очрашуга бистәдә яшәүчеләр дә килгән иде.

Карабаш – шагыйрьнең көрәштәше Гарәф Фәхретдиннең туган ягы, сугыштан соң ул шагыйрьнең әсирлектә, яшерен каршылык төркемендә эшчәнлеге турында китап язган. Әлмәт драма театры бу әсәр буенча спектакль куйды, ул Карабаш мәдәният йорты сәхнәсендә Җәлилнең кызы килгән көнне күрсәтелде. Мәдәният йорты сәхнәсендә шулай ук бу көнне шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Ә Муса Җәлилнең оныгы Елизавета скрипкада Рөстәм Яхинның әсәрен башкарды.

Очрашуда катнашучылар өчен Чулпан Җәлилованың легендар әтисенең авыр язмышы турында истәлекләрен һәм хикәяләр сөйләве иң кызыклы мизгелләр булды.

Карабаш авылы китапханәчесе «Герой-шагыйрь Муса Җәлил» дип исемләнгән күргәзмә турында сөйләде. Экспозициядә бөек шагыйрьнең иҗатына һәм тормышына багышланган уникаль материаллар тәкъдим ителде.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан, оныгы Татьяна Малышева һәм ике оныкчыгы Михаил һәм Лиза хәзер Мәскәүдә яши.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X