Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мөслимнең Тукай скверында Ләбиб Леронга элмә такта куелды

Кичә Мөслимебездә матур вакыйга булды. Түреш авылында туган шагыйрь, быел Г.Тукай бүләге иясе булган Ләбиб Леронга Тукай скверында элмә такта куелды.

Районыбызның горурлыгы булган олпат әдипләребез Зөлфәт, Фоат Садриев, Факил Сафин фотосурәтләре арасында Ләбиб аганың портреты да лаеклы урын алды. Тантанага ул үзе дә кайткан иде. "Тукай премиясен Мөслимнең әле тагын кимендә өч кешесе - Зифа Басыйрова, Харрас Әюп, Флүс Латыйфи алган булыр иде исән булсалар. Алар аңа бик лаек иде. Монда җыелган яшьләр, балалар нинди дә булса сәнгать өлкәсендә зур бүләкләргә лаек булырлар дип ышанам", - диде Ләбиб Лерон.

Район башлыгы Альберт Хуҗин котлавыннан соң, Мөслимебездә яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрьләребез дә үзләренең җылы теләкләрен җиткерде. "Ләбибнең бу исемне алуын бик тә теләгән идек, чөнки иҗаты белән ул аңа лаек", - диде Фоат ага үзенең чыгышында.

Чара район мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

 

Гөлназ Җәлилова фотолары

muslumirc.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев